erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Халык синоптигы: "Августта корылык булырга мөмкин"

Республикада эссе һава торышы хакимлек итә. Кызулыктан интегүчеләр күп. Өлкәннәр хәлсезлектән тилмерә, эссе сугучылар да җитәрлек.

Эсседән котылыйм дип, суга кереп, зыян күрүчеләр дә бар. Татарстан өчен мондый температура гадәтиме? КФУның метеорология, климатология, атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев республикага антициклон килүен әйтә. 

Аның сүзләрендә Татарстанга эссе һаваны Казахстан җилләре алып килә. Мондый кызу көннәр 1972 һәм 2010 елларда күзәтелгән. Ул чакта корылык килде. Ә быел бу хәл кабатланырмы? Балтач районының Яңгул авылында гомер итүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев, курыкмаска куша. Бернинди корылык та көтелми, ди ул.   – Бу җәйге челлә дип атала. Әле ул керәшеннәрнең Питрау бәйрәменнән соң гына күзәтелергә тиеш иде. Быел иртәләде. Гадәттә, сабан ашлыгы өлгергәндә эссе була торган иде. Ул урысларның Раштуа бәйрәменә туры килә. Шуңа да озакка сузылмаячак. Торса 4-5 көн булыр. Киләсе атнада инде мондый эсселәр бетәчәк. Ә менә августта корылык булырга мөмкин, – ди ул.  

Табиблар эссе көннәрдә кешеләргә өйдә утырырга куша.  

– Салкын тиеп, үпкә ялкынсынып, вирус эләктереп авыручылар болай да күп. Республикадагы вазгыятьне барыбыз да беләбез. Шуңа да эссе көннәрдә халык үзен сакларга өйрәнсен иде. Салкынча урында булырга, урамга чыкканда башына киеп йөрергә тиеш, – ди “Ашыгыч ярдәм” фельдшеры Айгөл Насыйрова. – Бу чорда аеруча йөрәк авырулары кузгала. Кан басымы уйный. Эссе сугып чакыручылар бар инде. Андыйларны салкынча урынга урнаштырабыз. Тәрәзәләрен ачып җилләтәбез. Эссене салкын белән генә җиңеп була. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Эсседән ничек сакланырга соң?   – Көннең кызу вакытында һавада азрак йөрегез; – Су эчүне бермә-бер арттырыгыз; – Минераль сулар, соклар, сөт ризыклары кулланыгыз; – Киемнәрегез табигый тукымадан булсын; – Эсседә спиртлы эчемлекләр эчүдән тыелып орыгыз. Шулай ук тәмәке тарту да ярамый;   Эссе сугу билгеләрен нинди була?   Бу вакытта баш авырта, хәлсезлек күзәтелә, күңел болгану, косасы килү була. Тән температурасы күтәрелеп китә. Кайчак борын канау, аңынны югалту, тәнне көзән җыеру да күзәтелергә мөмкин. Мондый очракта авыруны күләгәле урынга яткырып, аякларын бераз өскә күтәрергә кирәк. Кием каптыргычларын ычкындырыгыз. Авыруның йөзенә су бөркү, башына салкын су белән чылатылган чүпрәк кую да булыша. Аңын югалаткан икән нашатырь спирты иснәтү кирәк. Аныңа килгәч, су эчертегез. Хәле яхшырмаса, табиб чакыртыгыз.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Ватаным Татарстан 

 https://matbugat.ru/news/?id=29728

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X