erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хәмдүнә апаның алтыннары кайда булган?

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның вафатына 40 көн тулды.

Казанның Ш. Мәрҗани мәчетендә аны искә алу өчен Коръән ашы үткәрелгән.

Бик күп сәнгать, мәдәният әһелләре гастрольләрдә төрле хәлләр килеп чыкканда, аның тәртип оештырып, җайлап-көйләп йөри белүе турында хатирәләрен яңарткан.



Фердинанд Сәлахов элекке елларда, ничәмә-ничә артист җыелган, хәтта Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова булган бер концертта тамашачылардан бердәнбер чәчәк Хәмдүнә Тимергалиевага бирелгән вакытларны искә төшергән. Шулай ук, ул күп кенә сәхнә кешеләренең дөнья малы җыя белмәгәннәрен әйткән.



— Бервакыт концерттан соң безгә, яңа фатирга кайтып йоклагач, Хәмдүнә эссе дип, идәндә балалар белән йоклады. Көз җиткәч, бервакыт өйне җыештырганда, пианино астыннан бер уч алтын килеп чыкты. Ул аларны бөтенесен шунда салып куйган булган инде. Шалтыратып, «Алтыннарың кайда?» — дигәч, «Белмим, аларны югалтып бетердем бугай инде», — ди. «Алар бездә килеп чыктылар бит», — дим, ул әле аннары да аларны 1-2 ай узып, юлы төшкәч кенә алып китте. Илһам абый да шундый, байлык җыймады», — диде, дип яза "Интертат".

Фото: Интертат

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/H-md-n-apani-altinnari-kayda-bulgan-513857/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X