erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хәрәкәттә булу - аның тормыш рәвеше

Заһит абый 90 яшьлеге белән котларга килүче район башкарма коитеты җитәчкесе урынбасары Рамил Мөхетдиновны һәм Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллины баскыч төбенә үк чыгып каршы алды.

Сөбханалла! Яшьләргә тиңләшерлек өлкәнәю һәркемгә тисә икән лә ул! Аралашу барышында яшь калу серләре берникадәр ачылды бугай. Әнисе дә 90 ны узганчы яшәү насыйп булгач. нәселдәнлек тә роль уйный. Гел хәрәкәттә икән Заһит абый. “Кыш буе чаңгыда йөри ул. Быел да туктамады, бакча буйлап йөрде. Әнине дә калдыврмый иде, быел әнинең аягы сынып, чыга алмады. Әти кышын без кайтышка капка төбе, ишегалдыларны кардан көрәп куя, мунчаны ягып каршы ала”, — ди балалары. Менә ул озын гомерле булып, яшь булып яшәү сере — хәрәкәт!

Аллаһы Тәгалә тагын бер олы бүләге белән бүләкләгән Заһит Гариповны – хатыны Әнисә апа белән 66 ел пар канат булып яши алар. Казанда өйләнешеп, балалары тугач 40 көне тулмаган сабыйны күтәреп. кышкы салкында Арчадан җәяү Ак-Чишмәгә кайтканда Заһиты әллә ниләр вәгъдә итмәсә дә, риза булып кайткан Әнисә апа бәхетенә ияреп кайтканын шул вакытта ук аңлаган. Авыл халкы өчен дә игелекле килен була ул: әлегәчә, ел саен үсентеләре, яшелчәләре белән халыкны кинәндереп. рәхмәтләрен җыеп яши. Элек авыл балаларын 1 сентябрьгә бакчасында чәчәкләр үстереп биреп озата торган булган.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

6 кызның төпчек энеләре булып туган Заһит абыйга 3 сыйныфтан ары уку насыйп булмаса да, сәләте, тырышлыгы белән ярты гасыр төзелеш бригадиры булып яшәү насыйп була. Хезмәттә дә пар килгән алар – 62 ел фермада  эшләгән Әнисә апа белән икесенең стажын бергә кушсаң, гасырдан арытп китә. “Яшьләр дә хезмәтне яратып яшәсен иде”, — дип юкка әйтми Заһит абый. Алар эштән башка тормышны күз алдына китермәгән буын вәкилләре.

...Бабайның кесәсендә телефон тавышы тынмый, әле бер, әле икенче онык шалтыратып туган көне белән котлый. Заманында 5 баласының 10 дәүләтен, оныкларын җәй буе карашып үстерешкән чакта тормышның төрле чагы булса да, бүгенге көндә балаларның, оныкларның, оныкчыкларның аларны кайгыртып яшәве зур бәхет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X