erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хәсәншәехтә сугышта һәлак булучыларга һәйкәл ачылды

23 нче июнь көнне Хәсәншәехтә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга багышланган һәйкәл ачылды.


Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылаган көннәрдә авыл уртасындагы Җиңү паркы тагын да матураеп, яңарып китте. Әлеге парк авыл халкының яраткан урыны, үткәнне, бүгенгене һәм киләчәкне тоташтырып торучы, тарихны барлаучы изге урын. Бөек Ватан сугышында катнашкан, сугыш елларында тылда тырыш хезмәт куйган авылдашларыбыз хөрмәтенә ачылган мемориаль комплексның бүгенге көндә өр-яңа сулыш алып, Хәсәншәехны бизәп торуы – Марат абыйның авылдашларына изге бүләге. Бу тантанага хөрмәтле якташыбыз үзе дә кайткан иде.
Мәһабәт һәйкәл... Ватан өчен тормышын биргән каһарманнарын үлемсез батырлыгы символы булып калыкты. Һәйкәл ачу тантанасына җыелган авылдашларыбызның җылы күз карашы мәһабәт һәйкәлгә төбәлгән. Йөзләрчә күз карашында әрнү һәм кайгы хисе генә түгел, бәлки горурлану тойгысы да чагыла кебек
  Бәйрәм укучылар чыгышы белән башланып китте. Мәктәп директоры Шамил Вилович , Хәсәншәех авылыннан Бөек Ватан сугышына киткән 182 ир-атның әйләнеп кайтмавы, ә 142 ир-атның сугыштан кайтып вафат булулары турында сөйләде, аларны искә алып бер минут тынлык игълан итте.
Тантанада мөхтәрәм кунаклар: Арча муниципаль район башлыгы Нуриев Илшат Габделфәртович, Дәүләт Советы депутаты Шәфигуллин Лотфулла Нурисламович,”Ватан” күмәк хүҗалыгы рәисе Мансур абый Әхмәтов, военком Борһанов Алмаз Әгъзәмович катнашты. Авылыбызның имамы Шамил абый Коръән сүрәсе укыды, азан әйтте

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X