Реклама
Бүген Арчаның 2нче мәктәбе укытучысы Лилия Әмир кызы Фатыйхованы соңгы юлга озаттылар.
22 декабрьдә иртән сәгать 7 тулганда Лилия каты авырудан соң 56 яшендә мәңгегә күзләрен йомды. Соңгы сулышын өйдә алды ул. Без бу хәбәрне бик авыр кабул иттек. Казан дәүләт университетын тәмамлаган сабакташ. Без журналист булсак, ул тел белгече, филолог. Чыгышы белән Яңа Кишеттән. Әтисе Әмир абый Шәяхмәтов -- күренекле педагог. Соңгы елларны редакциягә еш керер иде. Районда шахматчылар клубын җитәкләде. Ул да мәрхүм инде. Лилия Әмировна Арчанаң 2нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан укытты. Татарстанның атказанган укытучысы исеменә лаек булды.
Лилияне без ачык йөзле, гел елмаеп торучан педагог буларак беләбез. Сеңлесе Миләүшә (шулай ук педагог) белән Габдулла Тукай туганы буларак әле кайчан гына бер кичәдә катнашканнар иде.
Ире Фәрит белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр.
Хуш Лилия! Син бер якты кеше булып безнең хәтерләрдә каласың... Тыныч йокла...
Лилия Арча станциясе зиратына җирләнде. Әтисе белән әнисе дә шунда.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз