erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кичә исерек йөртүче таптап үтергән 15 яшьлек кызны җирләгәннәр

16 июньдә көндез Башкортстанның Иглин авылындагы Ворошилов урамында «Рено Логан» машинасы урамдагы үсмерләрне таптаганы турында язган идек.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kyz-lak-bulgan-eget-komada

Машина белән идарә итүче 37 яшьлек ир-ат исерек була. Алкотестер аның канында 1,732 промилле алкоголь булуын күрсәтә. Бу турыда «Башинформ» язды. Мәрхүмә белән булган үсмерләрнең тагын икесе хастаханәдә ята. Кызны җирләргә барлык сыйныфташлары да килгән. Сыйныф җитәкчесе Виктория Ильясова сүзләренчә, Лиана бик акыллы кыз булган.
«Бик ачык шәхес иде, Ул отличница, спортчы, бик акыллы, бик тәрбияле кыз иде. Бик киң күңелле, ягымлы, аңлаучан булды. Лиана көрәш белән шөгыльләнде, республика ярышларында беренче урыннар алды. Аның гаиләсе дә бик яхшы. Баланы яратып үстерделәр», — ди ул. «Коточкыч фаҗига. Ышанып булмый. Исерек килеш рульгә утырган машина йөртүчене кырыс хөкем көтә дип ышанам», — дип язган Иглин районы башлыгы Николай Самойленко социаль челтәрләрдә. Ул мәрхүмәнең туганнарының кайгысын уртаклашкан. 37 яшьлек Динар М. ны бүген суд карары буенча кулга алганнар. Бу турыда «Башкортстан» телевидениесе хәбәр итте. «Дүрт үсмерне таптаган Динар М.га карата чикләү чарасы кабул ителде. Суд карары белән ул ике айга СИЗОга озатыла. Авариядә 15 яшьлек бала һәлак булды. машина йөртүче бик исерек халәттә була», диелә бу хәбәрдә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: Интертат
 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/iserek-eget-taptap-tergn-15-yashlek-kyzny-irlgnnr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X