Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Кыз һәлак булган, егет - комада

    Башкортстанның Иглин районында коточкыч фаҗига булган.

    Тугызынчы сыйныф укучыларының аттестат алып кайтып килүләре булган. Тик Ворошилов урамында 37 яшьлек ир иярләгән машина зур тизлектә алар өстенә менгән.

    Кыз шунда ук һәлак булган, шулай да, шаһитлар сүзләренчә, аның гомере өчен медиклар 40 минутка якын көрәшкән. Шулай ук урындагы халык 15 яшьлек малайның комада булуын хәбәр итә.

    Дәүләт автоинспекторлары мәгълүматлары буенча, авариядә гаепле кеше исерек булган: алкотестер аның сулышында 1,732 промилле алкоголь булуын күрсәткән. Бу якынча бер шешә аракы дигән сүз.

    Шофер җинаять урыныннан качып китәргә маташса да, тоткарлана. Урында тикшерү-оператив төркем эшли.

    Реклама

    Үсмерләр бер-берсенә гашыйк пар булган, диләр...

    Фото: bash.news.ru

    https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Kiz--lak-bulgan-eget-komada-322460/

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: