erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

«Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеменә егерме ел тулды

Дипломатиядән инвестициягә кадәр: Миңнехановның халыкара элемтәләре Россиягә нәрсә бирә

Быел «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеменә егерме ел тулды. Шушы вакыт эчендә Татарстан Россиянең мөселман илләре белән аралашуында даими мәйданчыкларның берсенә әверелде.

«Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркемен Россия Хөкүмәтенең элеккеге Рәисе, дипломат, көнчыгышны өйрәнүче Евгений Примаков һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев оештырды. 2014 елдан башлап аны Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

«Үзара хезмәттәшлек өчен яңа офыклар ачыла. Уртак көчләр белән хезмәттәшлекне үстерүнең югары темпларын киләчәктә дә саклап кала алырбыз дип ышанам», – диде Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, «КазанФорум»ның оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин.

Бу еллар эчендә дәүләт һәм Хөкүмәт җитәкчеләре, халыкара оешмалар, эшлекле һәм дини берләшмәләр вәкилләре белән киң элемтәләр даирәсе булдырылды. Татарстан өчен бу – чит ил партнерларына үз предприятиеләрен һәм проектларын турыдан-туры тәкъдим итү, инвестицияләр җәлеп итү, фәнни һәм мәдәни бәйләнешләрне үстерү мөмкинлеге. Ә Россия өчен – мөселман илләре белән диалогның өстәмә каналы. ТУЛЫРАК


Нет комментариев