erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда җәмәгать урыннарын төзекләндерү 70 процентка башкарылган

Быел республикада 51 җәмәгать киңлеген яңарту планлаштырылган, эшләрнең 70 проценты инде үтәлгән.

 

Татарстанда җәмәгать урыннарын төзекләндерү дәвам итә. 2026 елда республикада 51 объектны яңарту каралган, хәзерге вакытта эшләрнең 70 проценты башкарылган. Узган ел төбәктә 65 җәмәгать киңлеге төзекләндерелгән.

Проектның зур мисалларының берсе — Әлмәттәге сусаклагыч территориясен яңарту. Биредә велосипед һәм йөгерү юллары, спорт мәйданчыклары, пикник зоналары, балык тоту һәм йога өчен пирслар, сапбордлар һәм көймәләр өчен причаллар, шулай ук кошларны күзәтү мөмкинлеге булган экопарк булдырылган. Хәзер территориядә кафе һәм прокат хезмәтләре дә эшли, төрле чаралар үткәрелә.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев