erid:2VtzquqpS7d
Җәяүлеләр иминлеге — юл хәрәкәтендә һәркемнең җаваплылыгы
Арча яңалыклары

Җәяүлеләр иминлеге — юл хәрәкәтендә һәркемнең җаваплылыгы

Юлдагы иминлек һәркемнең җаваплылыгында. Машина йөртүчеләргә тизлек режимын сакларга һәм юлда җәяүлеләргә игътибарлы булырга, ә җәяүлеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм караңгы вакытта үзләренең күренүчәнлеген арттырырга кирәк.

Татарстанда агымдагы елның 8 аенда җәяүлеләр катнашында 472 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 36 кеше һәлак булган, 452 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Арча районында шул ук чорда җәяүлеләр катнашында 3 юл-транспорт һәлакәте булган. Нәтиҗәдә 1 кеше һәлак булган, 2 кеше зыян күргән.

Юлларда зыян күрүчеләр

Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү, игътибарсызлык һәм куркынычсызлык таләпләрен санга сукмау тора. Көзге-кышкы чорда, көн яктысы кыскарган вакытта, җәяүлеләр өчен аеруча сак булу мөһим.

Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре җәяүлеләргә караңгы вакытта яктылык кайтаручы элементлар (СВЭ) кулланырга киңәш итә. Алар автомобиль фаралары яктысын кире кайтарып, җәяүлене машина йөртүчегә ерактан ук күрергә мөмкинлек бирә һәм куркыныч хәлдә тормозга басу яки башка манёвр ясау өчен өстәмә вакыт бирә.

Торак пунктлардан читтә, караңгы вакытта һәм күрү мөмкинлеге чикләнгән шартларда юл кырыеннан хәрәкәт иткән җәяүлеләр яктылыкны кире кайтаручы элементлар йөртергә һәм аларның машина йөртүчеләргә күренүен тәэмин итәргә тиеш.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев