Ландыш Носкова тугыз ел сыер савучы булып эшли. Терлекченең хезмәте җиңел түгел. Ел буе эшләргә кирәк. Ландыш хезмәтен бик ярата, әле аның Мәскәүгә барып Татарстан данын яклыйсы бар.
Ландыш Носкова урта мәктәпне тәмамлагач Казанда укырга керә. Җиде ел бер ширкәттә эшли.
“Декрет ялында вакытта авылга кайту турында уйлана башладым, – ди ул. – “Курса МТСы“ ширкәтенә эшкә урнаштым, җиде ел сыер саудым. Минем заманча технология кертелгән комплекста эшләп карасаң иде, дигән хыялым бар иде. Ул хыял тормышка ашты, ике ел инде менә “Яңарыш“ ширкәтендә сыерлар савам. Эшем бик ошый, коллектив тату, җитәкчебез Илгизәр Минвәлиевич бик кешелекле, һәрвакыт ярдәм итә, без аны бик хөрмәт итәбез“.
Ширкәт җитәкчесе турында мондый җылы сүзләрне еш ишетергә туры килә.
- 2017 елдан бирле яңа хуҗалык булып эшлибез, – ди Илгизәр Минвәли улы. – Үзебезнең алга куелган бурычларны үтибез. Яңа комплекс салып чыктык, хәзерге вакытта тәүлеккә 35 тонна сөт җитештерәбез. Яңалыклар кертәбез, сыерларны робот сава торган фермабыз бар. Быел ике еллык азык әзерләп куйдык. Фураж, азыклар җитә, көнбагыш, җитен үстерәбез. Быел безнең танабыз республика конкурсында беренче урынны алды. 6 октябрьдә аны Мәскәүгә конкурска алып барабыз. Хөрмәтле сыер савучыбыз Ландыш бик тырыш, булган кеше, Татарстан буенча җиңүче булып кайтты. Бик тырышып эшли, андый кешеләр бездә тагын бар. Аларга менә 10 йорт салабыз.
– Конкурсларда катнашу зур әзерлек сорый, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов. – Баулы районында конкурс ике көн барды. Ул өч этапта үтте. Беренче этапта тәҗрибәләрен сынадылар, икенче этапта саву аппаратын сүтеп җыярга кирәк иде. Өченче этапта саву залына алып барып саудырып карадылар. Ландыш барысын да уңышлы узып абсолют чемпион исемен яулады. Аның мондый конкурсларда катнашуы беренчесе генә түгел, ул район, республика конкурсларында катнашты.
Тугыз ел сыер савуда
Ландыш Носкова тугыз ел сыер савучы булып эшли. Терлекченең хезмәте җиңел түгел. Ел буе эшләргә кирәк. Ландыш хезмәтен бик ярата, әле аның Мәскәүгә барып Татарстан данын яклыйсы бар.
Ландыш ике ул үстерә. Анри – 7нче, Эрик 5нче сыйныфта укыйлар. Дәүләт программасы белән салына торган йортларның берсе Ландышныкы булачак. Төзүчеләр бу йортларны ел ахырына тапшырырга вәгъдә итәләр.
Нет комментариев