erid:2VtzquqpS7d
Арча–Теләче юлында мотоцикл йөртүче һәлак булган
Арча яңалыклары

Арча–Теләче юлында мотоцикл йөртүче һәлак булган

Хәзерге вакытта һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.

28 сентябрьдә көндезге сәгать 12.50ләр тирәсендә Арча–Теләче автомобиль юл-транспорт һәлакәте булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 1974 елгы мотоцикл йөртүче Арча шәһәреннән Теләче авылы юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, тизлекне юл һәм һава шартларына туры китереп сайламаган һәм транспорт чарасының юлдагы урынын дөрес билгеләмәгән. Нәтиҗәдә, мотоцикл каршы як юнәлештәге юл читендәге канауга төшеп, әйләнеп капланган.

Юл-транспорт һәлакәтендә мотоцикл йөртүче төрле тән җәрәхәтләре алган һәм хастаханәгә озатылган. Кызганычка каршы, ул икенче тәүлектә медицина учреждениесендә вафат булган.

Бу хакта Арча эчке эшләр бүлегенең ДАИ бүлекчәсе хәбәр итте


Арча хәбәрләре

Нет комментариев