Белгечләр хезмәткәрләрнең эшләү өчен никадәр уңайлы шартлар булуын ачыклаган.
Казанда хезмәт шартларына 5 баллдан 4,162 балл бирелгән. Шәһәр миллионлы шәһәрләр арасында хезмәткәрләрнең эш урыны һәм эш шартлары турындагы бәяләмәләре буенча беренче урынны алган. Тикшерүне hh.ru һәм Dream Job сервислары үткәргән, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
Белгечләр хезмәткәрләрнең эшләү өчен никадәр уңайлы шартлар булуын ачыклаган. Бәяләү вакытында эш урыны, җиһазлар, эш графигы, көнкүреш шартлары һәм физик уңайлылык исәпкә алынган.
Казан компанияләрендә эшләүчеләр Dream Job платформасында барлыгы 22 750 бәяләмә калдырган. Аларның 9,1 процентында хезмәт шартларына уңай бәя бирелгән. Тагын 6,4 процент комментарийда хезмәткәрләр офис һәм эш урынын уңай як буларак билгеләгән.
Миллионлы шәһәрләр рейтингында икенче урынны Волгоград алган — 4,156 балл. Ростов-на-Дону 4,142 балл белән өченче урында. Воронеж хезмәт шартларын 4,131 баллга, Мәскәү 4,120 баллга бәяләгән.
Нет комментариев