erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Казанда Иран сәнгатенең бай мирасы белән танышырга мөмкин

«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Иранның традицион һәм заманча сәнгатен тәкъдим иткән күргәзмә эшли башлады. Экспозиция 18 октябрьгә кадәр дәвам итә.

 

Казан Кремлендәге «Хәзинә» галереясендә Иран мәдәниятенә багышланган күргәзмә ачылды. Экспозициядә миниатюра, каллиграфия, агач һәм керамика эшләре, металл сәнгате, келәмнәр, чигү үрнәкләре һәм милли киемнәр тәкъдим ителә.

Күргәзмәдә Иранның традицион сәнгате белән беррәттән заманча иҗат үрнәкләренә дә урын бирелгән. Аерым залда рәссам Захра Аминаның сугыш темасына багышланган әсәрләре күрсәтелә. Экспозициянең һәр бүлеген Иран белгечләре тәкъдим итә, алар 1–4 октябрьдә кунаклар белән очрашып, сәнгать үзенчәлекләре турында сөйли.

Күргәзмә Иран мәдәнияте фестивале кысаларында оештырылган һәм 2–18 октябрьдә тамашачылар өчен ачык булачак. Аның ачылышында Иранның Россиядәге илчесе Казем Җәлали, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова һәм ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Дамир Натфуллин катнашты.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев