Документ хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте 2027 елга яшәү минимумы күләмен раслады. Тиешле документ коррупциягә каршы экспертиза уза. Документ нигезендә, республикада 2027 елга яшәү минимумы:
- җан башына – 17 193 сум;
- эшкә яраклы халык өчен – 18 740 сум;
- пенсионерлар өчен – 14 786 сум;
- балалар өчен – 16 677 сум тәшкил итә.
Яшәү минимумы күләме аерым социаль пособиеләр һәм түләүләр күләменә турыдан-туры йогынты ясый, дип билгеләп үтелә.
Нет комментариев