Арча үзәк китапханәсендә аның иҗатына багышлап бик матур, эчтәлекле, күңел кылларын тибрәтерлек чара оештырылды. Үзешчән шагыйрь, дүрт китап авторы Дамир Нуриәхмәтовның иҗат кичәсе. Чараның исеме дә җисеменә туры килә – «Затлы кавем булып калыйк». Анда китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, шагыйрьнең иҗатын белүче һәм шигырьләрен яратып укучы китап сөюче, гомумән, әдәбият–сәнгать дөньясын үз итүчеләр катнашты.
Дамир Нуриәхмәтов Урта Бирәзәдән. Арчаның өченче мәктәбендә укыган, армиядә хезмәт итеп кайткан, Әтнә техникумында укып, инженер-механик һөнәрен үзләштергән, колхозда кырчылык бригадиры булып эшләгән, гаилә корган, йорт төзегән, ул үстергән...
Шигьри җанлы кеше ул. Карап торышка корырак күренсә дә, аралаша башлагач, аның күңелендәге ташып торган хисләрне шунда ук аңлап аласың. Аз сүзле, әмма иҗади теле – йөрәккә үтеп керә, җитди, әмма елмайса, күзеннән очкыннар сирпелә. Дамир Нуриәхмәтовның сүзләре үткер. Ул әйтәсе фикерен күпкә сузмыйча, кыска гына итеп әйтеп бирә ала. Дүрт юллык шигырьләре күп. Кайчак дәвамы бар микән, дип уйлыйсың. Юк, шунда ул үзенең бөтен фикерен туплап, тиешлесен әйтеп бирә. Бу сыйфат бөтен шагыйрьләрдә дә юк

Дамир Нуриәхмәтовның беренче шигырьләре район газетасында 2000 нче елларда дөнья күрә. ”Мин бит Тукай якташы” дигән шигыре “Ватаным Татарстан” газетасында басыла. Аның өчен бу уңышы алга таба иҗат итәргә зур этәргеч була. Аннан шигырьләре районда чыгарылган төрле җыентыкларда урын ала. Ә 2017 елда аның “Ачтым күңелем пәрдәсен” дип аталган беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Бу уңышы үзешчән шагыйрьне тагын да илһамландыра.
2019 елда “Кайтам әле...” дигән китабы шигырь сөючеләр хозурына тәкъдим ителә. Моның белән генә туктап калмый автор, балалар өчен “Кардагы эзләр” һәм “Көзге урман” дигән шигырьләр китаплары басылып чыга. Аның шигырьләре туган авыл, туган тел, туганлык җепләре, туган җиргә мәхәббәт, табигать турында. Китапханәчеләр кичәдә аның шигырьләрен укыды, “Зөһрә кыз” шигырен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Иҗатташ дуслары шагыйрь иҗаты турында фикерләрен җиткерде. Дамир Нуриәхмәтовның үзенә сүз бирелде. Кичәне оештыручы Дилә Абдуллина шактый катлаулы сораулар әзерләп куйган. Алар иҗатка гына түгел, шагыйрьнең шәхси тормышын да үз эченә ала.
Дамир сөйләгәндә янымда гына аның һәр сүзен йотып, залда икесе генә кебек, бөтен нәрсә турында онытып, аңа таба омтылып, үзенчә көч-куәт биреп утырган ханымга күз төшергәләп алдым. Рәмзия Нуриәхмәтова ул. Дамирның хатыны, киңәшчесе, илһамландырып торучысы.
– Мин аңа беренче күрүдә үк гашыйк булдым һәм кулдан ычкындырмадым, – ди елмаеп Дамир.
– Мин ул чакта 16 яшьлек кыз идем. Түземлек белән югары белем алганымны көтте. Аннан өйләнештек, – дип өстәде Рәмзия ханым.
Бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, матур гомер кичерә бу пар. Уллары үсеп буйга җитә, хәзер оныклар күңелне сөендерә. Илһамландыручылары арта Дамир Нуриәхмәтовның.
Нет комментариев