erid:2VtzquqpS7d
Сезгә булган хөрмәтебез безнең йөрәк түрендә
Арча яңалыклары

Сезгә булган хөрмәтебез безнең йөрәк түрендә

Өлкәннәр ункөнлеген ачу Арча Мәдәният йортында бәйрәм концерты белән башланып китте

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан районыбызда төрле чаралар уздырыла. Әлеге бәйрәм концерты – шуның башлангычы. Бәйрәм мохите һәркемгә яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге бүләк итү өчен оештырыла ул. 

Мәдәният йорты ишегеннән атлап керү белән районның төрле почмакларыннан килгән өлкәннәрне милли киемнәрдән, аларның яшьлек җырларын яңгыратып, “Хәзинә“ фольклор коллективы каршы алды. Бәйрәм концерты Мәдәният йортының тамаша залында дәвам итте.
Очрашуны район башлыгы Алмаз Хисаметдинов котлау сүзләре белән башлап җибәрде.

– Хөрмәтле өлкәннәребез, сез җәмәгать эшендә, төрле чараларда катнашасыз, актив тормыш рәвеше алып барасыз, оныклар тәрбиялисез, яшьләргә үрнәк булып торасыз. Район алга бара икән, аның үсешенә сезнең дә зур өлешегез кергән. Без хезмәтегезне дәвам итәбез. Ә сезгә барысы өчен дә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, уңышлар, иминлек һәм бәхет телим! Тормышыгыз якты, күңелле вакыйгаларга бай, янәшәгездә һәрвакыт сезне яраткан, кайгырткан якыннарыгыз булсын, – диде ул.

Алмаз Хисаметдинов Яңа Кенәр башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Габделбәр Сабировны, район газ оешмасы башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Илдар Шәфигуллинны, “Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбле җырчылары Фәридә Әхмәдуллина һәм Сания Минзинаны юбилейлары белән котлап, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Рәхмәт хатлары тапшырылды

Ветераннар хәрәкәтендә актив катнашкан, яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә, милли гореф-гадәтләребезне һәм традицияләребезне саклауга зур өлеш керткән райондашларыбыз да игътибардан читтә калмады. Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюповны, мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтовны, Арча районының Мактаулы гражданины Рая Фәтхуллинаны, район Мәдәният йорты директоры Марат Котдусовны, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Дәүләтбаеваны, “Казан арты“ тарих-этнография музее бүлек җитәкчесе Гөлүсә Хаҗиеваны район ветераннар советының рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Бүген шәһәребез көннән-көн матурлана. Шуңа шатланып яшибез. Рәхмәт сезгә, ветераннар, – диде Рәмзия Хәмидуллина өлкәннәрне бәйрәм белән котлап.

Фотолар: район мәдәният йорты макс каналыннан

Нет комментариев