Якташыбыз, Мирҗәм авылыннан совет һәм Россия галиме, ветеринария фәннәре докторы, профессор, шагыйрь Рифат Җамалетдин улы Корбановка 1 октябрьдә 75 яшь тулды. Шушы көннәрдә безгә шатлыклы хәбәр килеп иреште, Рифат Җамал Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.
Рифат Җамал күрше Носыда сигезьеллык мәктәпне тәмамлый. Балтачта – унъеллыкны. Ленин орденлы Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлый. Яшьтән авыр атлетика белән шөгыльләнә. Штанга күтәрү буенча Татарстан чемпионы. Институт юлламасы белән Югары Ослан районында “Свияга” совхозында баш ветврач булып эшли. Аннан армиягә алына. Армиядән кайткач, 1975 елда Казан ветеринария институтында эшли башлый. Фәнни хезмәткәргә кадәр күтәрелә. Хирургия кафедрасы ассистенты булып эшли, укыта. 1991 елда докторлык диссертациясе яклый hәм СССРның иң яшь ветеринария фәннәре докторы була. 1999-2003 елларда Казан ветеринария академиясенең ректоры булып эшли.
Ветеринария буенча рус, татар, инглиз телләрендә йөзләрчә фәнни хезмәтләр, мәкаләләр авторы ул. 1998 елда Татарстан Рсепубликасының атказанган фән эшлеклесе исемен ала. 1999 елда аңа Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе бирелә.
Рифат Җамал бүген әдәбият дөньясында да, Казан ветеринария академиясендә дә эшли, спорт белән актив шөгыльләнә.
Мәктәп елларыннан шигырьләр яза. 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2021 елның маеннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары. Актив җәмәгать һәм иҗат эшчәнлеге алып бара. 1996 елда “Күңел сүрәләре“ дигән беренче китабы дөнья күрә. Бүген инде аның “Ташта үскән чәчәкләр”, “Өзгәләнмә, күңел”, “Янсын йөрәк, дөрләп”, “ Син мине сагынма” h. б. китаплары чыкты. Шигырьләренә җырлар языла. 2021 елда Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелә.
«Мин уникаль кеше булып чыктым...»
Хатыны Дания ханым белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Ике кыз һәм бер ул. Рифат Җамал бакчада эшләргә ярата. Штанга күтәрү буенча ярышларда катнашып, җиңүләр яулап тора. Бер ярышта җиңеп кайткач, ике арада шундый сөйләшү булып алган иде.
“Мин уникаль кеше булып чыктым, – дип сөйләде ул. – Татарстанда бердәнбер ике тапкыр атказанган исеме алган кеше мин – атказанган фән эшлеклесе һәм атказанган сәнгать эшлеклесе. Бу миңа салынган. Миңа өеп биргән, акыл, хәтер, мин үз гомеремдә шпаргалка язмадым, безне мәктәптә яхшы укыттылар. Миннән, хәтта язучылар да сорыйлар: ничек инде син ветеринарияне тәмамлап, язучы булдың дип.
Моның сере бер: китап уку. Китап, китап, китап. Миндә кызыксынучанлык зур. Менә бу спорт ярышын да, сиңа нәрсәгә ул диючеләр бар. Мин яшәсен яшәдем, урын өсләрендә ятканчы, мин ярышта үләм... Исән булсам, тагын берәр җирдә шаккатырырмын әле (көлә). Миңа биргән... Миңа бу дөньяда яшәве кызык. Миңа кызык – үземне үзем җиңү. Ай, авыр ул штанга күтәрү, ай, авыр. Мин күнекмәгән җиңел әйберләргә...“.
Менә шундый ул Рифат Җамал. Без чын күңелдән якташыбызны юбилее һәм “Фидакарь хезмәт өчен” (“За доблестный труд”) медален алуы белән котлыйбыз! Якташыбызга исәнлек-саулык, тигезлек, балалар, оныклар бәхете һәм иҗат уңышлары телибез!
Нет комментариев