erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда җәмәгать урыннарын төзекләндерү эшләре 70% ка башкарылган

Агымдагы 2026 елда 51 объектны төзекләндерү планлаштырылган

Татарстан Республикасы «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» федераль проектын гамәлгә ашыру белән актив шөгыльләнә, ул 2025 елдан «Яшәү өчен Инфраструктура»ның бер өлеше булып тора. Узган ел эчендә төбәктә 65 иҗтимагый киңлек төзекләндерелде. Агымдагы 2026 елда 51 объектны төзекләндерү планлаштырылган, хәзерге вакытта эшләр 70% ка башкарылган, дип хәбәр итә ТР Төзелеш Министрлыгы Матбугат хезмәте.

Россия Хөкүмәте рәисе Марат Хөснуллин хәбәр иткәнчә, 2025 елда илдә 10 меңнән артык иҗтимагый һәм ишегалды киңлекләрен яңартуга ирешелгән, шулай ук Уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында җиңгән 274 проект гамәлгә ашырылган.

Россиянең илкүләм проектлары – җәмгыять тормышының төп өлкәләрен үстерүгә юнәлдерелгән масштаблы дәүләт программалары. Алар РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган милли максатларга ирешүнең һәм 2030 елга кадәр илнең социаль-икътисадый үсеше стратегиясен гамәлгә ашыруның төп инструментларының берсе булып тора. Россия Дәүләт Советының «Ишәү өчен Инфраструктура» илкүләм проекты буенча комиссиясен Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли. ТУЛЫРАК


Нет комментариев