Арча көрәшчеләре Актанышта Минтимер Шәймиев Кубогына узган ярышларда беренче урын яулаган иде.
Актанышта Минтимер Шәймиев Кубогына узган көрәш ярышларында Арча районы командасы беренче урынны яулады. Ярышта җиңү һәм призлы урыннарга лаек булган көрәшчеләрне, шулай ук аларның тренерларын район башлыгы белән очрашуда тәбрикләделәр. Бу хакта район башлыгы үзенең социаль челтәрләрдәге битендә хәбәр итә.
Команда өчен аеруча уңышлы чыгыш ясаган спортчылар арасында ике чемпион бар. 60 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Искәндәров Ильяс беренче урынны яулады. Аның тренеры Фәнил Һидиятуллин. 80 килограммга кадәрге категориядә Фәнис Фәсхетдинов җиңүче булды, аны ярышларга Илүс Әскәров әзерләде.
Арча көрәшчеләре арасында көмеш һәм бронза медальләр яулаучылар да бар. 40 килограммга кадәрге категориядә Булат Кәлимуллин икенче урынга чыкты, 43 килограммда Руслан Әхмәтҗанов көмеш медаль алды. Самир Әхунов, Раяз Минуллин һәм Әмирхан Фәйзрахманов үз үлчәү категорияләрендә өченче урыннарны яулады.

Очрашуда команда составындагы калган көрәшчеләрнең дә нәтиҗәләре билгеләп үтелде. Раяз Хөсәенов, Әмир Әһлиуллин, Аяз Фәйзрахманов, Ильяр Мөхәммәтшин һәм Булат Гыйззәтуллин да Арча районы командасының беренче урын алуына үз өлешләрен кертте.
Ярышларда ирешелгән нәтиҗәләр тренерларның да тырыш хезмәтен күрсәтә. Команда спортчыларын Фәнил Һидиятуллин, Илүс Әскәров, Рәис Галиев, Марат Сәләхов һәм Рамил Хәкимҗанов әзерләгән.
Район башлыгы көрәшчеләрне һәм остазларны уңышлары белән котлап, Арча районының спорт данын республика һәм ил күләмендә алга таба да лаеклы дәвам итүләрен теләде.
Нет комментариев