erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Кояшны елмаеп каршылыйм...

Районыбыз инвалидлар ункөнлеге кысаларында үткәрелгән чараларга бай булды.

Әле күптән түгел генә Бөтен-рәсәй инвалидлар җәмгыятенең Арча районы инвалидлар оешмасы рәисе Илфат Хафизов җитәкчелегендә “Арча таңнары” ансамбле белән Яңа Чүриле психоневрология интернатында җыр-биюле бәйрәм оештырып, күчтәнәчләр тапшырып кайтсак, инде хәзер Укучылар сараенда полиция көненә багышланган иҗади конкурста катнашучыларны бүләкләргә җыелдык.

“10 ноябрь илебездә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә, – дип сөйләде район инвалидлар җәмгыяте рәисе Илфат Хафизов. – Шул уңайдан Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсенең теркәү-имтихан бүлекчәсе җитәкчесе, полиция капитаны, Татарстан Республикасы эчке эшләр органнарының мактаулы хезмәткәре Рәдис Гарифуллинга сәламәтлекләре чикле райондашларыбыз арасында иҗади конкурс үткәрү фикерен җиткергәч, ул бу адымыбызны хуплап ярдәмен тәкъдим итте. – Әлеге игелекле гамәлне башкаруда ярдәм иткән Арча районы ЮХИДИ бүлекчәсе (җитәкчесе Рөстәм Хәкимов), “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы“ дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова, Укучылар сарае хезмәткәрләре, “Кояшкай” курчак театры (җитәкчесе Җәмилә Низамиева) һәм шәхсән Рәдис Гарифуллин ихлас рәхмәтләргә лаек”.

Оештыручылар конкурста катнашучыларны котлап бүләкләр, грамоталар тапшырдылар.

Алга таба чарага килүчеләрнең күңелләрен кузгатып, нәни кызчык Ралия Нигъмәтҗанова шигырьләр сөйләде. Рәхәтләнеп тыңладык. Кабаттан сөйләвен сорадык. Ә Ралиянең сөйләр шигырьләре күп. Афәрин! 

Бары тик яратам, тормышны яратам,

Кояшны елмаеп каршылыйм...

Нәни кызчыкның самими күңеленнән шундый шигъри юллар агылганда бүгенгедәй гап-гади тоелган чараларның асылда мөһимлегенә кабат инанасың.

Дәвам итеп кунаклар Арча Укучылар сараенда “Кояшкай” курчак театрына йөрүче балаларның “Нәни Апуш дуслары” спектаклен уйнауларын таң калып тамаша кылдылар.

Ахырдан катнашучыларны сыйларга тәм-томнар белән бизәлгән табын көтә иде.

Бик күркәм очрашу булды. Ә күңелдә Ралия сөйләгән “Мин яшим” шигыре... Тормышны яратам, кояшны елмаеп каршылыйм...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев