erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

– Компенсация нинди категория гражданнарга бирелә?

Социаль яктан яклаучысыз гражданнарга цифрлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен барлык кирәк булган җиһазлар алуга киткән акча компенсацияләнә.

14 октябрьдә Татарстан тулысынча цифрлы телевидениегә күчә һәм шул ук вакытта аналоглы цифрлы телевидениенең дәүләт челтәре өзелә.

Цифрлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен телевизион приставка һәм антенна кирәк булачак. Әмма аларны алу кайбер категория гражданнар өчен кыенлык тудыра. Шуны күз алдында тотып, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты “цифр”га күчкәндә адреслы ярдәм күрсәтү турында махсус карар (13.07.2019.  №574) кабул итте. Аның нигезендә социаль яктан яклаучысыз гражданнарга цифрлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен барлык кирәк булган җиһазлар алуга киткән акча компенсацияләнә. Шушы темага кагылышлы күпләрне кызыксындырган берничә сорауга җавап.

Компенсация нинди күләмдә түләнә?

– Фактта телевизион приставка яки антенна күпме тора, шуның кадәр кире кайта, әмма һәр төр җиһаз өчен 1000  сумннан артык түгел.

– Компенсация нинди категория гражданнарга бирелә?

– Беренче чиратта, күп балалы һәм инвалид балалары булган гаиләләргә. Әмма гаиләдә кеше башына керем яшәү минимумыннан түбән һәм алар балага айлык пособие алучылар булырга тиеш. Моннан тыш, ялгыз пенсионерларга (яки пенсионерлардан гына торган гаиләләргә)  дә компенсация бирелә. Тик шулай ук билгеле шарт белән. Ягъни, пенсионерлар 70 яшь яки өлкәнрәк яшьтә булырга һәм кеше башына айлык керемнәре 20 мең сумнан артмаска тиеш. Аерым яшәүче инвалидларга яки инвалидлардан торган гаиләләргә дә компенсация түләгәндә шушы шарт нигез итеп алына.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Компенсация алу өчен кайчан, кемгә һәм кая мөрәҗәгать итәргә?

– Компесация алу өчен гаризаны бүгеннән бирергә кирәк. Соңгы срогы 2019 елның 1 декабре. Моның өчен матди ярдәм күрсәтү (компенсация түләүләр) буенча республика үзәгенең тору урынындагы бүлекчәсенә, ягъни бездәге халыкны социаль яклау бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Гариза биргәндә нинди документлар кирәк була?

– Ике документ кына сорала. Беренчесе – компенсация сорап гариза биргәнчегә кадәрге өч айда өйдәге һәр кешенең керемнәрен күрсәткән белешмә. Икенчесе – цифрлы телевизион приставка алганны исбатлаучы  документ, мәсәлән, чек. Әмма балага айлык пособие алучыларга үз керемнәрен күрсәтүнең кирәге юк, чөнки алар турында социаль яклау органнарында мәгълүматлар бар.

Белешмәләр өчен кая шалтыратырга була?

– Сораулар туган очракта халыкны соцаль яклау бүлегенә 3-13-30, 3-13-34 номерларына шалтыратып белешмәләр алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X