erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Коронавирус бетәр, ә эшсез калучылар нишләр?

Редакциягә райондашыбыз килде һәм гаиләләренә коронавирус аркасында килгән авырлыклар турында сөйләп китте.

- Хатынымның туганы Казанда бер дәрәҗәле кибетләр челтәрендә эшли. Үзизоляция башлангач, җитәкчелек: "Түләргә акча юк", - дип өйләренә кайтарып җибәргән. Казанда күптән түгел ипотекага фатир алганар иде. шуны түлиләр. Аны ничек түләргә, яшәр өчен каян акча табарга хәзер? Әле үзизоляция беткәч тә, ул эшләгән ширкәт эшчәнлеген элеккечә дәвам итеп, хезмәткәрләренә акча түли алырмы? Үземнең энемнең дә хәлләре мөшкел. Ул Казанда үзмәшгуль булып теркәлеп, өендә пешереп, Казанның төрле оешмаларына заказ буенча әбәт таратып йөри иде, 70 ләп клиенты бар иде. Хәзер оешмалар эшләмәгәч, аның да эшчәнлеге тукталды. Ул да йорты, машинасы өчен кредит түли... Эшсез калып, өйдә утырырга мәҗбүр булган, кредитлары булган кешеләр нишләргә тиеш хәзер?

Мондый аяныч хәлдә калучылар бик күп шул... Вакытлыча ябылган оешмалар эшчәнлеген дәвам итә алса ярый да...

Халык арасында, без хәзер элеккеге рәвештә яши, эшли алмабыз, хәтта тарихи борылыш булуы ихтимал дигән фаразлар да бар.

Шушы проблемаларны күздә тотып ил җитәкчелеге эшсез калучылар, кредитларын түли алмаучылар һәм авыр хәлдә калган эшмәкәрләргә төрле ярдәм чаралары игълан итте. Алар белән без сезне таныштырып баруыбызны дәвам итәчәкбез. Газетабыздагы киләсе шундый язмабыз кече һәм урта эшмәкәрләргә багышланачак."Арча хәбәрләре"нә язылырга онытмагыз,әле 30 апрельгә кадәр ташламалы бәядән язылып була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X