erid:2VtzquqpS7d
Коронавирустан 28 яшьлек пациент вафат булды
Арча яңалыклары

Коронавирустан 28 яшьлек пациент вафат булды

Биектау районында яшәүче ир-атның хәле җитди хроник авырулар аркасында начарланган.

Татарстанда Covid-19 коронавирусыннан үлүнең 21 нче очрагы теркәлде.

Биектау районында яшәүче 1992 елгы ир-атны Республика клиник хастаханәсенең вакытлыча инфекцион госпиталенә 2 июльдә китергәннәр. Пневмония аркасында коронавирус инфекциясе катлаулана. Аны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтыралар, бөерләренә терапия ясыйлар.

Пациентның берничә хроник авыруы булган, бу аның хәлен катлауландырган. Ул бүген вафат булган, үлем сәбәбен патологоанатомик экспертиза нәтиҗәләре буенча ачыклаганнар.

 

Татар-информ


Нет комментариев