erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күчтәнәчле, җырлы кунакларны яраттылар

Арча районы инвалидлар җәмгыяте рәисе Илфат Хафизов җитәкчелегендә “Арча таңнары” халык вокаль ансамбле, күчтәнәчләр белән берничә машина юлга кузгалдык.

Озак та үтмәде, тулы бер команда киемнәр, кирәк-яраклар, бүләкләр белән Яңа Чүриле психоневрология интернатына килеп җиттек. Бүләкләрне тапшырдылар, концерт залына үттек. Ә анда инде  интернатта яшәүчеләр көтеп тора иде. Ул ара да булмады, “Арча таңнары” халык вокаль ансамбле җырчылары милли матур киемнәрен, калфакларын киеп, сәхнәгә күтәрелделәр.  

Иң башта сүзне район инвалидлар җәмгыяте рәисе Илфат Хафизов алды. Ул биредә яшәүчеләрне Халыкара инвалидлар көне (3 декабрь) белән котлады,  аларга исәнлек-саулык, күңелле ял теләде. Концерт белән килгән “Арча таңнары” халык вокаль ансамбле үзешчәннәренә дә рәхмәтен белдерде.

Концертны ансамбльдә җырлаучы Факия Шәрә-фетдинова алып барды. Баянда – Шушмабаштан Динар Бариев. Ансамбльдә матур бер пар да бар – Әлфия һәм Гали Әхмәтшиннар. Алар ансамбльнең нәкъ уртасында. Аерым да җырладылар. Менә ансамбльдә тагын кемнәр җырлады: Сәгыйдә Гаязова, Лилия Сәгыйтова, Елена Галиева, Ләлә Шиһапова, Факия Шәрәфетдинова, Саймә Степанова, Ләйсирә Хәкимова, Мөршидә Шәйхиева. Җитәкчеләре – Флера Шакирова. Берсеннән-берсе дәртле, мәгънәле, күңелле, халыкчан җырларны башкардылар. “Арча таңнары”, “Туган якка кайтканда”, “Әнә шул сүзем”, “Әйе шул, шулай шул”, “Алай дип уйламадым”, “Безнең урам”, “Безнең самый җырлар чак”, “Яңа таңнар” җырларын бирелеп, биисе килеп, кушылып җырлап, рәхәтләнеп тыңладык. Җырлар дөньясында кайнадык. Җырчылар безне үз дөньяларына алып кереп киттеләр.

Туган ягыма кайтканда,

Юана минем күңел.

Кайтам әле яшьлегемә,

Ашкынып кайтам бүген

        (“Туган якка кайтканда”).

Алай дип уйламагыз,

Болай дип уйламагыз.

Яшь чагым, матур чагым

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Үтә дип уйламагыз.

                (“Алай дип уйламагыз”).

Чылтыр-чылтыр ник чылтырый

Ат өстендә ыңгырчак та,

Ат өстендә ыңгырчак.

Без җырламый кем җырласын?

Безнең самый җырлар чак та,

Безнең самый җырлар чак! (“Безнең самый җырлар чак”).

Интернатта яшәүчеләр Денис Шишов һәм Айрат Гарипов та җырлады. Яратып тыңладык. Шул арада Юлия Самойлова рәхмәт сүзләре белән шигырь дә язган. Укып күрсәтте. Афәрин!

Рәхмәт район инвалидлар җәмгыяте рәисе Илфат Хафизовка, җырчыларга! Матур ял бүләк иттеләр. Интернатта яшәүчеләр бик рәхмәтле булдылар. Ә соңыннан ансамбль җырчылары, баянчы Динар Бариев бар кешене биетте. Ничек дәртле бию  көйләренә түзеп утырып булсын ди?! Булмый! Әби, бабайларга кадәр рәхәтләнеп биеделәр. Бәйрәмнең иң югары ноктасы шушы иде! Бу мизгелләрне, хис-тойгыларны берни белән дә чагыштырып булмый. Андый вакытта Аллаһы Тәгалә үзе күрә, үзе бәяли, диләр. Минем башка сүзем юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев