Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Кунакта булган килеш акча урлаган

    Казан шәһәрендә яшәүче 21 яшьлек Никита Авдеев октябрь ахырында Арча шәһәрендәге танышына кунакка кайта.

     

    Сыйланып утырганда ирләрнең берсе акча янчыгын тумбочка өстенә куеп күрше бүлмәгә чыга. Элек тә хөкем ителгән шәһәр кунагы янчыктан 63 мең сум акчаны ала һәм хуҗаның чит кеше әйберенә кагылмаска кушуын да исәпкә алмыйча, балконнан урамга сикерә.

    Полиция хезмәткәрләре каракны Казанга китәргә маташканда тотып алалар. Акча иясенә кайтарыла. Суд Авдеевны 1 ел 6 ай  сынау срогы белән 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.

    Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

    Безгә бу турыда район  прокурорының өлкән ярдмәчесе Радик Хәбибуллин хәбәр итте.

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: