erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк

Быел район кырларында мул уңыш өлгереп киләБыел район кырларында мул уңыш өлгереп килә

 

 

Бик еш кабатлана, һич искерми торган сүзләр бу. 15 июльдә “Кызыл Яр” хуҗалыгында узган семинарда чыгыш ясаучылар да быел әйбәт уңыш көтелә, әмма әле аны җыйнап  алырга кирәк, дип сөйләделәр.

Район башлыгы Илшат Нуриев хуҗалыкларның терлек азыгы әзерләүдә оешканлык күрсәтүен билгеләп үтте. Чәчүлекләрне тәрбияләү буенча да күп эш башкарылды. Хәзер инде урак өсте көтә, игенчеләребез быел да сынатмаслар. Алар өчен кызыксындыру чаралары әзерләнә, һәр хуҗалыкта кырда эшләүчеләр игътибар үзәгендә булырга тиеш. Хезмәтне саклау, иминлек чаралары турында һәрвакыт истә тотарга.

– Быел урып-җыюда 140 комбайн катнашачак, – дип сөйләде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин. – Норма буенча комбайннар белән тәэмин ителеш 60 процент. Комбайннарның 55 процентының  эшләү срогы чыккан.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Узган ел ике яңа комбайн алынган булса, быел өчәү. Аз, билгеле. Бер комбайнга уртача 428 гектар туры килә. Бер көндә 2005 гектарда игеннәрне җыеп алганда уракны төгәлләү өчен бер ай вакыт кирәк. Техника ватылмаганда, көннәр әйбәт торганда.

Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин ындыр табакларын, басуларны, күчмә фонд орлык-лар әзерләү мәсьәләләренә тукталды. Узган ел “Игенче”, “Яңарыш” хуҗалыклары яңа орлык әзерләү линияләре урнаштырганнар иде. Быел “Заря”, “Ватан” ширкәтләрендә яңа линияләр сафка керде. “Казанка” хуҗалыгы яңарту эшләре алып бара. “Курса МТСы” һәр елны берәр ашлык склады төзи. “Кызыл Яр” ширкәтендә ындыр табагы яхшы хәлгә китерелде.

Әлеге бүлекнең баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов 2020 елда үсемлекләрне тәрбияләү эшләре узган елга караганда ике тапкыр артуын билгеләп үтте. Арышны әйбәт элгәрләргә чәчәргә. Әхмәт Хәкимҗанов соңгы вакытларда еш телгә алынган Сосновский балтырганын бездә гадәти булган Себер балтырганы белән чагыштырып күрсәтте. Аларны бутаучылар да бар. Ә Сосновский балтырганы һөҗүмен дәвам итә. Инде ул Арча шәһәренә дә килеп җиткән (Казансу аша салынган җәяүле күпере янында).

Бу көнне ТР Авыл хуҗа-лыгы һәм азык-төлек министр-лыгының бүлек җитәкчесе Ришат Булатов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, белгечләр катнашындагы комиссия хуҗалыкларда урып-җыю техникасының әзерлеген кабул итүне башлап җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X