erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кышкы урманга сэяхэт

Арчаның 8 нче балалар бакчасында беренче мәктәпкә әзерлек төркеме сихри кышкы урманга "сэяхэт кылды". Кунакка районныбызның экологы Латыш Фирдәүсә Камиль кызы һәм Ашыт тыюлыгы хезмәткәре Гөлнара Ильяс кызы да чакырулы иде.

 

    Балалар кошларны өйрәнүче һәнәр ияләре орнитологчылар булдылар. Кышкы  урманда кышлаучы кошлардан: чукырның кыш көне бала чыгаруын, үсә төшкәч, чыршы күркәсенең орлыкларын ашап томшыкларының кәкерәюен; кызылтүш һәм урман чыпчыгының безгә киресенчә Төньяктан кышларга килүләрен; тукранның бары тик авыру агачта гына утыруын белделэр. "Без кошлар", "Кошлар җыры" дигән хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Урманда уз-узеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Бездә кышлаучы кошларның тавышларын тыңладылар, алар турында шигырьләр сөйләделәр. Кошларга җимлеккә карабодай, кавын, карбыз, симәнке орлыкларын, кызылмиләш, ак ипи генә  салырга кирэклеген эйттелэр. Дөге, тозлы һәм кыздырылган ризыклар бөтенләй ярамавын ассызыклап үттеләр. Кошларны ашатканда узләренә генә хас кагыйдәләрен: бервакытта һәм бер урында гына ашатырга, ризыкны күп салмаска икэнен искә төшереп, үз куллары белән җимлекләр ясадылар һәм бакчабыз тирәсендә урнашкан агачларга үзләренең җимлекләрен кошларга бүләк итеп элделэр. Кошлар да моңа шат һәм балалар да яхшылык эшләгәннәренә чиксез куандылар!

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тәрбияче: Шакирова Гөлгенә Мөсәвир кызы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X