erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Лилия Әхмәтгалиева “Иң яхшы ЮИД җитәкчесе” республика конкурсында 2нче урынны алды

3нче сыйныфта укучылар яшь инспекторлар хәрәкәте сафларына керә. Ә инде югары сыйныфларда  яшь армиячеләр сафына күчәләр. Шулай итеп, төрле яшьтәге балалар арасында элемтә урнаша.

Балалар юл һәлакәтенә, кызганычка каршы, очрап тора. Әллә алар юл-транспорт кагыйдәләрен белми, әллә белеп тә, моңа җитди карамыйлар. Балалар юлда хәтәр барлыгына ышанып бетермиләр. Шуңа да без Арчаның В.Ф. Ежков ис. 1нче мәктәбендә балаларны юл-транспорт кагыйдәләренә 1 сыйныфтан өйрәтә башлыйбыз. 1нче, 2нче сыйныфларда булачак яшь инспекторлар әзерлек чорын үтә. 2нче сыйныф ахырында балалар зурраклар белән төрле акцияләрдә, рейдларда катнаша башлыйлар. Анда ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре дә катнаша.

3нче сыйныфта укучылар яшь инспекторлар хәрәкәте сафларына керә. Ә инде югары сыйныфларда  яшь армиячеләр сафына күчәләр. Шулай итеп, төрле яшьтәге балалар арасында элемтә урнаша.

Безнең отрядның төп максаты – балалар һәм яшүсмерләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү. Без ЮХИДИ бүлеге, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” идарәсе хезмәткәрләре, балигъ булмаганнар белән эшләүчеләр белән хезмәттәшлек итәбез. Төрле юнәлештә эшлибез. Уку елы башында “1нче сыйныф укучысына юлны аркылы чыгарга булыш!” дигән акция үтә. Без бу чараны юлда ЮХИДИ хезмәткәрләре белән үткәрәбез. Мәктәп янында ничек итеп юлны аркылы чыгарга өйрәтәбез, хәтәр урыннарны күрсәтәбез.

Яшь инспекторлар безнең шефлыктагы бакча балаларына сәяхәтләр вакытында булышалар.

Әти-әниләр белән дә эшлибез. Бер генә чара да безнең ЮХИДИ хезмәткәрләреннән башка үтми. Бигрәк тә Фәнил Муллагалиев һәм Энҗе Мөхәммәтҗанова белән актив эшлибез.

Мәктәптә ел саен куркынычсызлык атнасы үтә. Әлеге атналыкта балалар әти-әниләре ярдәме белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча макетлар, рәсемнәр, плакатлар ясыйлар. Бу темага багышлап сәхнә күренешләре дә оештырыла. Югары сыйныфларда “Балалар яшәргә туа” исемендәге агитбригада бәйгесе үтә. Яшь инспекторлар отряды төрле конкурсларда катнаша һәм призлы урыннар алалар.

    Балалар әле яңа гына Яр Чаллыда “Куркынычсыз тәгәрмәч” республика конкурсында катнаштылар. Конкурста 57 команда иде. Бәйгедә безнең мәктәптән Илназ Гыйззәтуллин, Әдилә Муллаҗанова, Азат Мостафин һәм Зәринә Сафина катнашты. Алар “ОБЖ” һәм “Россия юлларында бергәләп куркынычсызлык өчен!” дигән бәйгеләрдә җиңүчеләр унлыгына керделәр. Алар дипломнар һәм бүләкләр алдылар. Команда җитәкчесе – Лилия Әхмәтгалиева.

2018–2019 уку елында “Иң яхшы ЮИД отряды” республика конкурсында безнең мәктәп командасы 3нче урынны яулады. Отряд җитәкчесе Лилия Әхмәтгалиева “Иң яхшы ЮИД җитәкчесе” республика конкурсында 2нче урынны алды. Гомуми зачетта безнекеләр 11нче урында.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җиңүчеләрне һәм призчыларны тантаналы шартларда республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, республиканың баш дәүләт инспекторы Ленар Габдрахманов һ.б. котлады.

Лилия Әхмәтгалиева,

 Арчаның 1нче мәктәбенең

яшь инспекторлар хәрәкәте отряды җитәкчесе

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X