erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Михаил Мишустин Республика клиник инфекцион хастаханәсенең яңа корпусын карады

«Минемчә, бу эшне илгә үрнәк итеп куеп була», — диде Мишустин.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстанга эшлекле сәфәргә килде. Ул Covid-19 пандемиясе башланган чорда беренче тапкыр Казанда була. Беренче эш итеп Михаил Мишустин Республика клиник инфекцион хастаханәсенең төзелә торган икенче корпусын карады. Шулай ук объектны төзү процессын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин да тикшерде.

Җиңү проспектында урнашкан хастаханәнең яңа корпусын караганда, Михаил Мишустинга медицина оешмасының мөмкинлекләре турында сөйләделәр. 15 мең квардрат метрлы дүрт этажлы хастаханәне август аенда ачарга планлаштыралар. Төзелеш эшләре яз көне башланган иде. Проект буенча әлеге медицина оешмасы 232 урынлы була. Кирәк очракта бу санны икеләтә арттыру да каралган.

«Биредә 15 мең квадрат метр. Аның артында 1,5 мең квадрат метрлы лаборатория төзелгән. Корпусның икенче-өченче этажларында „пычрак“ һәм „чиста“ зоналарны чикләүче махсус бокслар бар», — дип сөйләде Республика клиник инфекцион хастаханәсе баш табибы Марат Гатауллин.

Аның сүзләренчә, бу хастаханә корпусының үзенчәлеге — балконнар системасы. Алар медицина учреждениесендәге пациентларга саф һавага чыгарга мөмкинлек бирә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бик җитди инфекцияләрне нәтиҗәле дәвалау өчен хастаханә палаталарына заманча югары технологияле җиһазлар: компьютер томографлары, эндоскопик һәм ультратавышлы приборлар һәм башка югары төгәллекле аппаратура урнаштырачаклар.

Михаил Мишустин проектны гамәлгә ашыруда катнашучыларга рәхмәтен әйтте һәм аларның югары профессиональлеген билгеләп үтте.

«Пандемия безнең йомшак урыннарыбызны күрсәтте. Бүген без караган әйберләр — ул технологияләр кушылмасы һәм 100 көн эчендә шундый объект төзергә мөмкинлек бирә торган эш процессын оптимальләштерү. Минемчә, бу эшне илгә үрнәк итеп куеп була», — диде Мишустин. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X