erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Миңнеханов «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәтен оештыру инициативасын хуплады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катлаулы эпидемиологик хәл вакытында халыкка социаль ярдәм күрсәтүче активистлар белән очрашты һәм «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәтен оештыру инициативасын хуплады. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәтенә эшчәнлекләре халыкка ярдәм итүгә юнәлдерелгән төрле оешмалар кушылды. Алар - республиканың 60 меңнән артык волонтеры, хәйриячеләр, коммерциячел булмаган оешмалар, зур предприятиеләр, кече бизнес вәкилләре һәм йөзләгән битараф булмаган гражданнар.

Хәрәкәт эшен Социаль ярдәм штабы координацияләп торачак, аңа массакүләм иҗтимагый һәм волонтерлык оешмалары активистлары һәм вәкилләре керә.

Очрашуда шулай ук «Казан Экспресс» компаниясеннән Айрат Сөнгатуллин һәм «Ак Барс» ХК сакчысы Альберт Яруллин катнашты. Калган активистлар очрашуга видеоэлемтә аша кушылды.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рөстәм Миңнеханов «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәтендә катнашучыларның инициативасын югары бәяләде, ул аның кирәклеген һәм үз вакытында булуын искәртте. ТР Президенты билгеләп үткәнчә, килеп туган вазгыятьтә өлкән яшьтәге гражданнар турында гына кайгыртып калмыйча, Татарстанның мохтаҗ һәр кешесенә ярдәм итәргә кирәк.

Республика җитәкчесе профильле министрлыкларга һәм ведомстволарга «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәтендә актив катнашучыларны шәхси саклану чаралары — медицина битлекләре, бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар һәм антисептиклар, шулай ук башка кирәкле ресурслар белән тәэмин итәргә кушты. 

 Татар -информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X