erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Миңнуллина Covid-19 аркасында Татарстанда нинди компанияләр “алга китүе” турында сөйләде

Република инвестиция үсеше Агентлыгы җитәкчесе һәр кризиска оптимизм белән карарга кирәк, дип саный.

Кайбер компанияләр коронавирус белән бәйле вәзгыятьне үз файдаларына борып җибәрә алды. Бу турыда Андрей Кузьминга Република инвестиция үсеше Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде.

“Бездә “Аромаг” компаниясе дезинфикция чаралары җитештерүне 17 тапкырга арттырды. “Нәфис” алга китте. Битлекләр җитештерү буенча дүрт оешманың икесе Татарстанда. Бу бик шәп”, – диде Миңнуллина.

Ул һәр вакыйгага оптимизм белән карарга кирәк, дип саный. Үрнәк итеп ул кризим вакытында барлыкка килеп, хәзер бөтендөнья базарында сәүдә итүче Nike, Adidas, Lego компанияләрен атады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Безнең тирә-юнебез, профессиональ эшчәнлегебез – барысы да безнең кулларда”, – дип тәммамлады ул әңгәмәне.

Талия Миңнуллина белән әңгәмәне sntat.ru сайтында укый аласыз. Видеоверсиясен “Татар-информ”ның YouTube каналында карарга мөмкин булачак. Телевизор экраннарына “Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью” программасы шимбә көнне 18.30, якшәмбе 13.30 сәгатьтә чыгачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X