erid:2VtzquqpS7d
Мәктәп укучылары 11 көн ял итәчәк
Арча яңалыклары

Мәктәп укучылары 11 көн ял итәчәк

Көллият һәм югары уку йортлары студентлары 6,7,8 майда укуларын дистанцион рәвештә дәвам итәләр.

 

Татарстан укучылары 11 майга кадәр укымаячак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан укучылары 1 майдан 11 майга кадәр ял итәчәк, — диелә министрлык хәбәрендә. - 6, 7 һәм 8 майда балалар бакчаларында дежур төркемнәр элеккеге режимда эшли».

Көллият һәм югары уку йортлары студентлары 1 майдан 5 майга кадәр ял итә, ә 6, 7 һәм 8 майда укуларын дистанцион режимда дәвам итәчәк. Моннан тыш, алар өчен 9, 10 һәм 11 май ял көннәре була.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев