erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мотоблок – безнеке!

Бүген “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте 2020 елның 2 яртыеллыгына үзенең газета һәм журналларына язылучылар арасында призлар уйнатты.

Иң зур бүләккә – мотоблокка безнең райондашыбыз, Яңа Кенәр мәктәбе физика укытучысы Таһир Сәмигуллин лаек булды!  Без аның турында сайтыбызда быел гына язган идек. Ни гаҗәп, моннан тыш тагын бер зур бүләк – телевизор шулай ук райондашыбыз Гәүһәрия Гәрәевага чыккан. “Чаян” журналы үз әбүнәчеләре арасында шулай ук махсус приз уйнаткан һәм бу бүләккә дә якташыбыз Рәмзия Габдрахманова лаек булган. Менә нинди куанычлы хәбәр! Барлык якташларыбызны да җиңүләре белән котлыйбыз. Исегезгә төшерәбез, быел беренче тапкыр без дә район газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнаткан идек. Анда җиңүчеләребезне дә тагын бер тапкыр котлыйбыз! Язылыгыз, укыгыз, бүләкләр отыгыз!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X