erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ул - авыл укытучысы

Таһир Сәмигуллин хезмәт юлын балаларга белем бирүгә багышлый. Мәгариф өлкәсендә ул инде 39 ел.

 

Андый кеше турында “акылына таянып эш итә”, диләр. Ул һәр эшен вакытында, төгәл һәм ахырына кадәр башкарырга ярата. Шуңа күрә дә Таһир Сәмигуллин хезмәт юлын балаларга белем бирүгә багышлый. Мәгариф өлкәсендә ул инде 39 ел. Яңа Кенәр мәктәбендә физика, математика, астрономия фәннәрен укытучы мөгаллим быелгы елның март аенда үзенең көчен “Авыл укытучысы – 2019” бәйгесендә сынап карарга була. Өч этаптан торган бәйгенең барысын да уңышлы узып, Таһир Сәмигуллин республикакүләм бәйгедә 2нче урынны ала.

“Мин Ташкентта туганмын”, – дип башлады Таһир Фида улы сүзен. 1966 елда гаиләсе белән Яңа Кенәргә әнисенең әбисе өенә кайтып сыеналар алар. Берничә елдан үз йортларын салып башка чыгалар. Яңа Кенǝр урта мǝктǝбен 1976 елда тǝмамлап, егет Казан Дǝүлǝт педагогия институтына укырга керǝ һǝм аны 1980 елда тǝмамлый. Юллама буенча ул Казанбаш мәктәбенә эшкә җибәрелә. Анда 3 ел эшләгәннән соң, күчермǝ белǝн генǝ Лениногорск шǝһǝренǝ шахмат тренеры булып күчǝ. Аннан армиягǝ китǝ һǝм Липецк шǝһǝрендǝ  бер ел ярым авиациядǝ хезмǝт итǝ. Ил каршында бурычын үтәгәннән соң, Таһир Сәмигуллин Яңа Кенәр урта мәктәбендә эшли башлый. Шушы авылда гаилә корып, тормыш иптәше Фәридә һәм өч баласы белән бүген дә төп йортның җылысын саклап яши ул. Кенәр мәктәбендә хезмәт юлын математика укытучысы булып башласа, бүгенге көндә ул физика һәм астрономия фәннәрен укыта. Укучыларга шашка, шахмат буенча өстәмә белем бирә.  

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Төгәл фәннәр укытса да, иҗадилыкка күңеле яткан мөгаллим һәрдаим төрле бәйгеләрдә катнаша. Дистәләгән Мактау грамоталары, шахмат ярышы буенча һәрдаим алдынгы урыннар, “Иң яхшы укытучы” бәйгесендә берничә тапкыр җиңүче исеме, район һәм республикакүләм олимпиадаларында укучыларының призлы урыннары – барысы да күп көч һәм намуслы хезмәт нәтиҗәсе. Таһир Сәмигуллинның иң зур җиңүләренең берсе – “Авыл укытучысы – 2019” бәйгесе.  “Мәгариф” журналы “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан региональ бүлеге, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылган бу бәйге берничә ел рәттән уздырыла. Максаты үз эшчәнлеген авыл җирлегендә алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык тәрбияләү, уку-укытуда нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең һөнәри даирәдә абруен күтәрү. Арча районыннан бәйгедә 4 укытучы катнаша. I этапта катнашучылар бирелгән 4 теманың берсенә эссе язырга тиеш булалар. Таһир Сәмигуллин “Авылда эшләргә дә белемле һәм сәләтле яшьләр кирәк” дигән теманы сайлый. “Минем девиз: “Ел саен яхшырак эшләргә”. Чыннан да, әгәр син тау башына менеп җиткәнсең икән, югарыга үрмәләвеңне дәвам ит”, дип яза ул үзенең язмасында. Әнә шулай югарыга үрмәләп, республика буенча II этапка узган 30 кеше арасында Таһир Сәмигуллин да була. Бу этапка куелган таләп буенча, бер дәреснең тулы конспекты эшләнелергә тиеш була. Югары дәрәҗәдә башкарылган эш алдагы этапка уза. III этап – укытучы белем биргән фән буенча дәрес күрсәтү. Татарстан авылларында эшләүче укытучыларның иң осталары Казанга җыела. “Авыл укытучысы – 2019” бәйгесенең йомгаклау этабы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә уза. Кама Тамагы, Арча, Мөслим, Лениногорск, Әлмәт, Кайбыч, Яшел Үзән, Спас һәм Мамадыш районнарыннан килгән укытучылар тирән эчтәлекле, инновацион дәресләр тәкъдим итәләр. 9 район арасында безнең район данын яклаучы Таһир Сәмигуллин иң алдынгылардан булып чыга. Мондый укытучылар булганда авыл мәктәпләренең киләчәге якты, уңышлары күп булачагында шигебез юк.

Гөлнур МИННЕБАЕВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X