erid:2VtzquqpS7d
Арчада «Сөмбелә чибәре» бәйгесе узды
Арча яңалыклары

Арчада «Сөмбелә чибәре» бәйгесе узды

Арчаның 11 нче балалар бакчасында көзге муллыкны, татар халкының милли традицияләрен һәм балаларның иҗади сәләтләрен берләштергән «Сөмбелә чибәре» бәйгесе узды. Дүрт кыз җыр-биюдә, шигырь сөйләүдә һәм зирәклектә көч сынашты.

 

Арчаның 11 нче балалар бакчасында көзге бәйрәм узды. Музыка залы сап-сары яфраклар, уенчык гөмбәләр һәм көзге муллыкны чагылдырган күргәзмә белән бизәлде. Милли көйләр астында башланган чарада балаларны Сөмбелә — көз кызы һәм аның ярдәмчеләре каршы алды. Алар катнашучыларны көзге табигать дөньясы, халык йолалары һәм милли мәдәният белән бәйле биремнәрне үтәргә чакырды.

Балалар бакчасында узган бәйрәм һәркемгә ошады.

Бәйгедә төрле яшь төркемнәреннән дүрт кыз катнашты:

  • Нәбуллина Сөмбел — кечкенәләр төркеме;

  • Нәҗмиева Наилә — уртанчылар төркеме;

  • Мөбәрәкшина Зифа — зурлар төркеме;

  • Гыйльмуллина Фәридә — мәктәпкә әзерлек төркеме.

Кызлар көзге киемнәрен тәкъдим итте, җырлады, биеде һәм шигырьләр сөйләде. Алар Сөмбеләнең табышмакларына җаваплар тапты, татарча биюләр башкарды.

Бәйгедә катнашкан кызлар өчен бәйрәм аеруча истәлекле булды

Чараның тагын бер кунаклы мизгеле — Шүрәленең килүе булды. Әкият герое кызларга Габдулла Тукай әсәрләре буенча пазллар алып килде. Катнашучылар биремне тиз арада үтәп, рәсемнәрне уңышлы җыйды.

Бәйге дәвамында «Көз җитә», «Яфрак бәйрәме» кебек җырлар яңгырады. Чара азагында жюри катнашучыларның чыгышларына бәя бирде. Кызларга түбәндәге номинацияләр тапшырылды:

  • «Иң ягымлы кызыбыз»;

  • «Иң оста биюче»;

  • «Иң зирәк»;

  • «Тамашачы мәхәббәтен яулаучы».

Һәр катнашучыга диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

«Сөмбелә чибәре» бәйгесе балаларның иҗади сәләтләрен ачу, татар теленә кызыксыну уяту һәм милли гореф-гадәтләрне яшь буынга җиткерү өчен матур мөмкинлек булды.

Арча шәһәренең 11 нче балалар бакчасының татар теленә өйрәтү тәрбиячесе Вәлиева Зөлфия Җомагыл кызы хәбәр итә.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев