Нәтиҗә ясамаган
Яңа Кенәр авылында яшәүче 28 яшьлек Дамир Вәлиев исерек хәлдә машина белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.
Суд ул вакытта аңа 30 мең сум штраф билгели һәм 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итә.
Әмма ул әлеге хәлдән соң да тиешле нәтиҗә ясамый. 2020 елның сентябре ахырында Яңа Кенәр урамнары буйлап исерек хәлдә машинада йөри, башкалар иминлегенә куркыныч тудыра. Урамнарның берсендә кеше бәрдерә, авыр тән җәрәхәтләре ясый.
Район суды Д.Вәлиевне 1 ел 6 ай сынау срогы белән шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм итте, ул шулай ук 2 ел 6 ай транспорт чаралары белән идарә итә алмаячак.
Суд җәзаны билгеләгәндә Вәлиевнең беренче тапкыр хөкем ителүен, гаебен тануын, тәрбиясендә кечкенә бала булуын, шулай ук зыян күрүченең аны иректән мәхрүм итмәүне соравын исәпкә алды.
Радик Хәбибуллин,
Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе,
юстиция киңәшчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев