erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Открытка җибәрсәләр дә күңеле булыр иде

– Иремә 80 яшь тула, открытка җибәрсәләр дә күңеле булыр иде, – дип керде бер ханым.

Өлкән яшьтәге кешеләр көне якынлашу белән редакциягә “Мине искә алган кеше дә юк”, – дип зарланып мөрәҗәгать итә башлыйлар.

– Иремә 80 яшь тула, открытка җибәрсәләр дә күңеле булыр иде, – дип керде бер ханым.

Заманында зур предприятиеләрнең берсендә эшләгән кеше иде аның ире, күптән инде бу оешма беткәнгә. Кемнән нәрсә өмет итәсең?

Хәер, матур мисаллар да бар.

– Безнең типография ябылганга өч ел инде, – ди элекке директор Равил Шәйхиев. – Әмма мин элекке гадәт буенча ветераннарыбызның күңелләрен күреп торам. Үземнең умарталыгым бар, шуннан бал алып, чәй һ.б. ашамлыклар өстәп ветераннарга (алар 20ләп) гошер сәдакасы итеп өләшәм. Ел саен шулай эшлим, ветераннар рәхмәт укый, үземә дә рәхәт булып китә.

Район ветераннар советының элекке рәисе Илдус ага Сәгъдиевне тыңлап карыйк әле.

– Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан ветераннарыбызга аз гына булса да  күчтәнәч әзерләтеп булмасмы дип, оешма җитәкчеләренә мөрәҗәгать иттем, – дип сөйләде ул. – “Реванш” кибетенә кердем: “10–15 ветеранга бүләк әзерләп булмасмы?” – дим. “Илдус абый, Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан 10–15не генә түгел, ә 65не әзерлибез!” – диделәр. Тамакка төер утырды, валлаһи!

Монда хикмәт бүләктә түгел, шөкер, бүген ачлык та, ялангачлык та юк, кем әйтмешли, тамак тук, өс бөтен. Әмма авыр елларда намус белән хезмәт иткән ветераннарыбызның берсе дә мине оныттылар дип, рәнҗеп ятарга тиеш түгел. Сүз башында мисал итеп  китерелгән ветеран эшләп чыккан оешма бетсә дә, аның биналары үз урынында, яңа хуҗалары тышлап, шомартып акча куа. Алар үткәннәрне белми, белергә дә теләми, гаепләп тә булмый үзләрен.

1 октябрьдә район Мәдәният йортында өлкән яшьтәге кешеләр ункөнлеген ачу тантанасында ясаган чыгышында район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов районда яше буенча лаеклы ялга чыккан 12 меңнән артык кеше барлыгын әйтеп үтте. Шуларның 2 меңнән артыгы эшләвен дәвам итә. Кайбер күңелсез мисалларны очраклы  гына хәлдер дип әйтәсе килә, чөнки район күләмендә әлеге мәсьәлә һәрвакыт игътибар үзәгендә. Район башлыгы Илшат Нуриев соңгы киңәшмәләрдә ветераннарны оныта күрмәгез дип, җитәкчеләрне кабат-кабат кисәтте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район күләмендә Өлкән яшьтәге кешеләр ункөнлегендә күп төрле чаралар оештырыла. 2 октябрьдә район Мәдәният йортында шахмат ярышы уздырылды. Шахматчыларыбыз болай зурлауларына бик куанган. Өлкән яшьтәге бу уен тарафдарлары ихтирамга лаек. Ничек оста, матур уйный алар! Яңа Кырлайдан шахмат аксакалы Мәсхүт ага Мостафинның уенын китапларга кертерлек! Тактада аның ялгыз короле генә калды, ә көндәшенең тулы “армия”. Әлеге “армия” корольне куып та, камалышка алып та карады – әмма файдасыз, аксакалыбыз ниндидер могҗиза белән “пат” ясый алды, көндәшләрнең икесенә дә яртышар очко язылды.

Хөкемдар Сөләйман Галиуллин ноябрь башында район Мәдәният йортында бөтенрайон ярышы узачак, дип игълан итте.    Ильяс Фәттахов

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X