erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Өй салырга акча эшләргә киткән улын да үтергәннәр

Ире дә сугышта алган яраларыннан вафат булган


1909 елда туган Гайфуллина Миңлебәдәр Хәбибулла кызы Гөберчәк авылында абыстайда белем ала. Белем алырга теләүчеләр утын яки күпмедер икмәк алып килергә тиеш булган чорда, мөмкинлегеннән чыгып, кечкенә Миңлебәдәр дә мәдрәсәгә алып килгән ул утын кисәкләрен, укырга-язарга өйрәнгән, Коръән укыган. Беренче Бөек Ватан, Гражданнар сугышы, колхозлар оешу чорларының шаһиты булган кыз тормыш кануннары белән үсә. Тырышлык, әдәп-әхлак тәрбиясе алган Миңлебәдәр чибәрлеге, үткенлеге, җор теллелеге белән яшьтәшләре арасында хөрмәт казана. 
Сылу гәүдәле, чибәр, озын толымлы кыз авыл егете Габдрахманга кияүгә чыгып, балалар тудыра. Миңлебәдәрнең ире бик тә моңлы кеше була. Һәрвакыт үзе җырлар тудырып, аны эш барышында җырларга ярата.
1940 елның урак өсте җитә. Өченче баласын табар вакыты җиткән хатынны колхоз бригадиры мәҗбүриләп кырга эшкә җибәрә. Авырлы хатын басуга бара. Бераз эшләгәч, күктә кап-кара болыт килә. Ул арада Миңлебәдәрнең тулгагы башлана. Уракчы хатыннар тиз генә көлтәләрдән шалаш коралар. Ишеп яңгыр ява башлый, шулчак Миңлебәдәр улы Габдразакны тудыра. Авылдан ире озын арба тартып килеп җитә һәм яңгыр бераз тыелгач, хатыны белән улын арбага утыртып, авылга алып кайтып китә. Иркәләнеп ята торган чор түгел, Миңлебәдәр бераздан күкрәк баласын арбага салып, кабат кырга эшкә йөри. Кайвакыт өлкән балалары арба тартып, энеләрен имезергә басуга алып килә торган булганнар. 
Тыныч тормышта балалар үстереп яшәгәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Миңлебәдәр ирен фронтка беренче көннәреннән үк озата. Үзе өч бала белән кала. Ике арада хатлар йөри башлый, ләкин Габдрахманы көчле бәрелеш вакытында каты ярала һәм озак вакыт госпитальдә ята: бер як җилкәсе яралана, борыны чәрдәкләнә, бер күзсез кала.  Габдрахман дәвалангач, авылга кайта. Озак та үтми Миңлебәдәрнең ирен кабат фронтка алалар. Снарядлар яңгыры астында калган Габдрахман кабат яралана: бөтен эчәгеләре чыгып бетә. Госпитальдә Габдрахманны йөрерлек итеп дәвалыйлар, ләкин хәле бик тиз бетә торган булып кала. Өенә кайтарылгач, урманчылык эшенә урнаша. Хәлсезлеге көчле булу, аңа урманда эшләргә дә мөмкинлек тудырмый. Миңлебәдәр ире исеменнән урманда эшли башлый. Көчле рухлы, батыр йөрәкле хатын кабат өч балага гомер бирә. Сугыш тәмамлангач, тыныч тормышта матур гына яшисе урынга берничә операция кичергән, сугыштан алган яраларыннан Габдрахман алты баласын, хатынын калдырып, бу дөньядан китеп бара. Шул чорда Миңлебәдәрнең абзарындагы сыеры егылып үлә. Иске йортта итәк тулы бала белән калган тол хатынның йөрәге ничек түзде икән? Мөгаен, сабырлыгы чиксез булгандыр. Сабырлык хатынны көчле рухлы, үз-үзеңә таянып яшәргә, бирешмәскә өйрәтә. Тегү, бәйләү эшенә оста булган Миңлебәдәр, төн эчендә балаларына я күлмәк тегә, я булмаса оекбаш-бияләй бәйләп куя. Хәтта балаларына итек тә басып киертә. Эш белән кайгысын баса. 
Кул арасына керә башлаган балалары белән хуҗалык эшен алып барган Миңлебәдәр тырышлыгы белән “Коммунистик хезмәт ударнигы” исеменә дә лаек була. Улы буй җиткереп, урманчы булып эшли башлый. Иске йортны яңартасы килү теләге белән яшәгән гаилә күпмедер дәрәҗәдә уңышларга ирешә: Габдразагы хезмәт хакына буралык агач әзерли. Агачларны буралап өй иткәнче күпме акча кирәклеген күз алдына китерүе дә авыр булган чорда Габдразак, ике дә уйлап тормыйча, Себер якларына акча эшләргә чыгып китә. Җитәрлек акча хәстәрләгәч, Миңлебәдәрнең улыннан хәбәр килә: “Акча тупладым, озак тормыйча кайтырга чыгам”, – ди ул. Ләкин ай үтә, Миңлебәдәрнең улы күренми. Күпмедер вакыттан соң улының үле хәбәре килә. Тол хатынның аяк астында җир убыла, төп таянычы, гаиләдә бердәнбер ир кешенең үлүе ананы аяктан ега. Ләкин тормыш йөген тарту, кеше рәтеннән бару егылган җирдән тору максатын алга китереп куя. Шуңа күрә Миңлебәдәр бөтен көчен йодрыгына төйнәп, язмышына буйсынып, тормыш арбасына кабат җигелә. Гөлнәзирәсен урманчы итеп урнаштыра. Бура хәстәрләп, өй күтәрәләр. Кызы урманчылыкта унҗиде ел хезмәт куя. 
Улы үлгәч, Миңлебәдәр йөрәк пәрасен күздә тотып, җырлар чыгара. Кайгысына түзәрлеге калмаганда өй артындагы шомырт төбенә утырып:
Кашымның карасына,
Кер кунган арасына.
Казлар да бит кыйгак диеп
Кычкыра баласына, – дип елый-елый җырлый торган була. Бала кайгысы кичергән ана соңгы сулышына кадәр җыр-моң белән бергә яши.
Акыл белән эш йөртергә өйрәнгән хатын балаларын хезмәт белән тәрбияли. Тәрбия дилбегәсен нык тота. “Эшләгәнегез миңа булса, өйрәнгәнегез үзегезгә була”, – дип, киләчәк өчен тәрбия орлыкларын салып куя. Һәм билгеле, кызлары берсеннән-берсе тырыш, уңган, чибәр булып өлгереп җитәләр. Мәдинәсе авыл егетенә кияүгә чыгып колхозда, Нурзидәсе Арча педагогия училищесын тәмамлап, гомер буе укытучы булып эшли. Гөлнәзирәсе ирләр хезмәтеннән дә чирканып тормый, кулга тоткан эшен кешегә тапшырмый. Казан шәһәрендә яшәп эшләгән Бөрлидәсе дә гомер буе авыр хезмәт башкара, Рузалиясе озак еллар урманчылыкта эшли. 
Миңлебәдәр кайбер авылдашлары өчен киңәшче дә, төпле фикер иясе дә була. Киңәш сорап килгәннәрне бервакыт та борып җибәрми. Җор телле, кара озын чәчле хатын ризыкларны тәмле итеп пешерә, Коръән укый, ураза тота, намазын калдырмый. Кыскасы, мәдрәсәдә гарәпчә язарга-укырга өйрәнгән Миңлебәдәр һәрвакыт үлгәннәр рухына дога кылып, гореф-гадәтләрне саклап яши. Бакчасында җиләк-җимеш үстереп, абзарында маллар асрый. Өч ел урын өстендә авырып ятканда кызы Рузалиягә башыннан кичкән вакыйгаларны бөртекләп сөйли, иренең яратып башкарган җырларын, Ясинны аерым дәфтәргә яздырып куя.
Сүзен өзеп әйтә, төгәллек белән эшен башкара һәм һәрвакыт үз-үзен яклап намуслы хезмәт юлы үтә Миңлебәдәр апа. Сугыш чорында, аннан соңгы торгынлык елларындагы фидакарь хезмәте белән Җиңү көнен якынайткан, илебез, халкыбыз өчен игелекле балалар тәрбияләгән авылдашларыбызның берсе ул. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Халидә Габидуллина, 
Арча, Гөберчәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X