erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

#Өйдә утырабыз#БергәләпПДДөйрәнәбез конкурсының җиңүчеләре билгеле булды

Үзизоляция көннәрендә arskmedia.ru сайтында #Өйдә утырабыз#БергәләпПДДөйрәнәбез фотоконкурсы тәмамланды.

 Анда районыбызның балалар бакчасына йөрүче һәм башлангыч сыйныфларда укучы 72 бала катнашты. Конкурста катнашырга этәргеч биргән, тавыш җыюда көч куйган һәркемгә, аеруча бакча тәрбиячеләр, укытучылар, әти-әниләргә, катнашучыларга, тавыш бирүчеләргә зур рәхмәт!

Онлайн тавыш бирү юлы буенча ачыкланган җиңүчеләр түбәндәгеләр булды:

 

1 урында Арчаның 6 нчы “Сандугач” балалар бакчасыннан Мәлик Шиһабетдинов (2269 тавыш),

2 урында  Мөндеш балалар бакчасыннан Адилхан Сабиров (2212 тавыш),

 

 

3 урында “Сандугач”тан Ильяр Шәймуллин (1739 тавыш),

 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

4 урында “Кояшкай” балалар бакчасыннан Реназ Вәлиев (1597 тавыш),

 

 

5 урында Арчадан Аяз Бәхтияров (511 тавыш).

 Җиңүчеләр ЮХИДИ һәм Арча районы буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгы учреждениесенең дипломнары һәм бүләкләренә ия булачак. Бу юлы җиңү бәхетенә ирешмәгәннәр дә бүләксез калмый: аларга шулай ук ЮХИДИ һәм Арча районы буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгы учреждениесенең грамотасы һәм истәлек бүләкләре тапшырылачак.

Бүләкләү илдә үзизоляция режимы беткәннән соң була.

Юлларда хәвеф-хәтәрсез, имин йөрергә язсын. Ә юл йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән белгәннәр гомер буе онытмаячак. Киләчәктә дә конкурсларда катнашуыгызны көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X