erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Парлы үтсен гомерләр

Нәрсә ул бәхет? Менә шушы ул бәхет: тигезлек белән гомер итү, игелекле балалар үстерү һәм олыгайган көндә балалар куанычы белән яшәү

 

Аларның язмышын сәүдә бәйләгән. Югары Аты авылы егете Әгъзам Шиһабетдиновның райпода эшләгән вакыты. Бервакыт ул кибеттә эшләгән Ленира исемле яшь кызны күреп ала.

Әгъзам сугыш чоры баласы. 1941 елның 1 октябрендә туган. Әтисе Зәйни сугышка китә. Исән-сау кайтса да, озын гомерле булмый. Биш бала үсә алар. Ә Лениралар күбәү булалар, 8 бала һәм тагын туганнарының ике баласы алар белән яши. Урта Пошалымда мәктәп директоры булып эшләгән, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән сугыш ветераны Сәлим Ахунов кызы ул Ленира. Күп балалы гаиләдә үскәннәр тырыш, хезмәт сөючән, тәртипле була, диләр. Ленира апаның шундый икәне йөзенә чыккан. “Гомер буе эшләдем дә эшләдем”, – ди ул. Сугыштан соң, 1948 елда туган бала.

Язмышлары сугыш чоры белән бәйле бу матур парны Арча Загсында күрергә насыйп булды. 50 ел бергә алар. Алтын туйлары белән котларга район мәдәният идарәсе җитәкчесе Алинә Мөхәммәтшина килгән иде. Матур теләкләр әйтеп, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын тапшырып, чәчәк бәйләме бүләк итте.

Район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина гомер иткән юбилярларга гына түгел, яшьләр колагына да киңәшләрен бирде.

– Районда 52 мең кеше яшәсә, шуның 27 меңе хатын-кызлар, – дип сөйләде ул. – Ил тоткасы ир, дип борынгылар белми әйтмәгән. Гаилә тоткасы да ир кеше булырга тиеш. Шулай булганда гына гаилә саклана, балаларның әти-әнигә карата ихтирамы була. Сезнең гаилә нәкъ шундыйларның берсе. Монда Ленира апаның да, Әгъзам абыйның да тырышлыгы зур. Нәрсә ул бәхет? Менә шушы ул бәхет: тигезлек белән гомер итү, игелекле балалар үстерү һәм олыгайган көндә балалар куанычы белән яшәү.

Балалары Гөлсинә, Алмаз, Айрат әти-әнисен кочаклап, рәхмәт әйтеп, чәчәкләр бүләк итеп котладылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Соңыннан Гөлсинә ханым: “Әти безнең кулга бик оста кеше, – дип сөйләде. – Бөтен нәрсәне үзе эшли. Бер дә тик тормый. Үзләренә өй салып чыктылар. Безгә дә булышалар. Таңнан кем шакылдый икән анда дисәң, әти килгән була, бакча чүбенә кадәр утап китә инде ул.

 Алмазның хатыны Эльвира:

– Әни һәм әти, сезнең турыда бөтен кеше, әйбәт кешеләр, дип әйтә. Сез безгә бик зур терәк. Бик зур рәхмәт сезгә, – дип әйтүе әти-әни йөрәгенә май булып ятарлык сүзләр.

Тантана тәмамлангач, юбилярлар белән сөйләшеп тордык. Ленира ападан: “Ни өчен Әгъзам абыйга кияүгә чыгарга булдыгыз? Кайсы ягы белән  ул үзенә каратты?” – дип сорыйм.

– Чибәр иде, әүлия кебек күренә иде ул миңа, – диде Ленира апа. – Ике ел йөрдек без аның белән. Бер-береңне белү өчен шактый вакыт инде ул. Эшнең рәтен белүче, ышанычлы кеше икәненә инандым мин. Без фатирда торганда килеп булышыр иде. Тормыш итәр өчен ышанычлы кеше дип кияүгә чыктым.

Үзе турында сөйли башлагач, Әгъзам абый, уңайсызланыптыр инде, урамга чыгып китте. Ни өчен Ленираны гомерлек иптәш итеп сайладыгыз, дигән сорауга җавап болай да аңлашыла иде. Чибәр, тыйнак, эшчән, тәртипле кыз. Тормыш итәр өчен тагын ни кирәк?! Әлбәттә, тормыш итүнең үз кытыршылыклары булмый калмый. Сабырлык сары алтын дип, борынгылар белми әйтми. Исән-сау булсыннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X