erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Пенсия вакытында түләнсен

Арча районы прокуратурасы районда яшәүче ветеранның пенсияне вакытында китермәүләре турында мөрәҗәгатен тикшерде.

Әлеге мөрәҗәгать итүче кешегә картлык буенча пенсиясен “Татарстан почтасы–“Почта России” акционерлык җәмгыяте филиалы

 яшәү урынына китерергә тиеш. Әмма пенсия белән тәэмин итү һәм почта элемтәсе турында закон таләпләрен бозып, пенсионерга 2020 елның декабре өчен пенсиясен билгеләнгән срокта китермәгәннәр. Ноябрь аенда да түләү срогы бозылган булган.

Тикшерү барышында ачыкланган тәртип бозулар почта элемтәсенең  тиешенчә хезмәт күрсәтмәвен, гражданнарның Россия Конституциясен һәм “Иминият пенсияләре турында”гы законнар белән гарантияләнгән хокуклары  бозылуын күрсәтте.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ачыкланган тәртип бозуларны бетерү һәм киләчәктә аларга юл куймау максатында поч-тамт җитәкчесе адресына тәкъдим кертелде. Район  прокуратурасы күргән чаралар нәтиҗәсендә гражданинның пенсия белән тәэмин итүгә хокукы торгызылды.

Эльвира Мозафарова,

 район прокуроры ярдәмчесе, 3 класслы юрист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X