erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Пенсияңне бүгеннән кайгырт

Әңгәмәдәш – Пенсия фондының Арчадагы клиентлар белән эшләүче бүлек җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова.

– Рузия Илсуровна, пенсиягә чыгу яше артты. Лаеклы ялга чыгу тәртибе турында аңлатсагыз иде.

– 2019 елның 1 гыйнварыннан пенсиягә чыгу яше артты. Ул кинәт кенә артмаячак, әкренләп 2019 елдан 2028 елга кадәр тормышка ашырылачак. Күчү чоры 10 ел тәшкил итә. 2019 елда, яше җитеп, пенсиягә чыгучыларның пенсияләре ярты елга соңрак рәсмиләштерелде яки хатын-кызлар пенсиягә 55 яшь 6 айдан, ир-атлар 60 яшь 6 айдан пенсиягә чыктылар. 2020 елда яше тулганнар 1,5 елга, 2021 елда – пенсиягә 3 елга соңрак чыгалар.

– Күчеш чоры 10 ел үткәч, 2028 елда кемнәр ничек пенсиягә чыгачак?

– Яңача, 2028 елдан 1968 елда туган хатын-кызлар 60 яшьтән, 1963 елда дөньяга килгән ир-атлар 65 яшьтән пенсиягә чыгачак.

– Стажга карап, пенсиягә алдан чыгу мөмкинлеге бармы?

– Әйе, андый мөмкинлек бар. Әгәр дә стаж җитә икән – ул вакытта пенсия яше тулганчы 24 ай алдан пенсияне рәсмиләштерергә мөмкин. Күп балалы аналар шулай ук алдан пенсиягә чыга алалар.

– Бу турыда киләсе саннарның берсендә җентекләбрәк сөйләшербез әле. Армиядә хезмәт иткән еллар, аналарның декрет яллары гомуми стажга керәме?

– Армиядә хезмәт иткән еллар һәм аналарның балага яшь ярымга кадәр өйдә утырган чор баллар белән шәхси пенсия коэффициентына өстәлә. Армиядә хезмәт иткән чордагы һәр елга – 1,8 балл исәпләнә. Беренче бала белән декрет ялындагы һәр елга 1,8 балл, икенче балага – 3,6, өченче бала белән утырганда – 5,4 балл исәпләнә.

– Стаж саналуның мөһим шарты нәрсә?

– Хезмәт итүченең эш урыныннан пенсия фондына взнослар даими күчеп барган чор хезмәт стажына керә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Эш урынында теркәлеп тә, хезмәт хакын өлешчә конверт белән алучыларга пенсия ничек исәпләнәчәк?

– Хезмәт хакы зуррак булган саен пенсия дә әйбәт булачак. Ә өлешчә документ буенча, өлешчә конверт белән алучыларның пенсия фондына да взнослары азрак күчәчәк һәм бу пенсия күләменә тискәре йогынты ясаячак.

– Пенсиягә чыгу өчен нинди күрсәткечләр әһәмиятле?

– Пенсиягә чыкканда хезмәт стажы һәм шәхси пенсия коэффициенты исәпкә алына.

– Шәхси пенсия коэффициентына нәрсәләр керә?

– Ул баллар белән исәпләнә. Аңа хезмәт стажы, хезмәт хакы һәм күчкән  взнослар керә.

– Пенсияне билгеләү өчен кимендә ничә ел стаж кирәк?

– 15 ел, ә шәхси пенсия коэффициенты 30 балл кирәк. Әмма бу шарт 2028 елдан гына исәпләнәчәк. Яңача пенсия яшенә күчү чоры 10 ел дидек, бу хезмәт стажына һәм шәхси пенсия коэффициентына 10 ел эчендә әкренләп күчелә. 2019 елның 1 гыйнварыннан хезмәт стажы кимендә 10 ел, ә коэффициент 16,2 балл кирәк. 2020 елда стаж 11 ел, коэффициент 18,6 балл булырга тиеш.

– Пенсия яше җитеп тә, стаж тулмаса, пенсия исәпләнәме?

– Пенсия исәпләнми. Һәм шулай ук стажы җитеп тә, шәхси пенсия коэффициенты тулмаса да, пенсия исәпләнми. Хатын –кызларга 65 яшь, ир—атларга 70 яшь тулгач, социаль пенсия билгеләнә. Аның бүген күләме – 5606 сум 15 тиен. Шуны да әйтеп үтик, пенсия яше җитсә дә, рәсми рәвештә эшләп, пенсия стажын һәм шәхси пенсия коэффициентын тутырып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре

2
X