erid:2VtzquqpS7d
Путин үзизоляция режимын 11 майга кадәр озайтты
Арча яңалыклары

Путин үзизоляция режимын 11 майга кадәр озайтты

Россия Президенты Владимир Путин коронавируска каршы көрәш белән бәйле күрелгән чаралар үзенең уңай ролен уйнады дигән фикердә. Бу хакта ул бүген Россия төбәкләрендә коронавирусны җәелдерүгә каршы юнәлдерелгән мәсьәләләргә багышланган киңәшмәдә игълан итте.

 

Ил башлыгы коронавирусны җәелдерүне булдырмый калдык, дип белдерде. Ләкин бу хәл әле тынычланырга мөмкинлек бирми. "Иң югары дәрәҗәсен әле узмадык" - Президент шундый фикердә. Вируска каршы көрәштә һәркем җаваплылык тойсын иде, ди ул: "Гадәти тормышны сагындык инде без. Карантин таләпләрен төгәл үтәсәк, әлеге тормышка тизрәк кайтачакбыз".

Президент кайбер карарларны да әйтте: 6,7,8 май көннәрен - ял көннәре дип игълан итәргә. Шулай итеп, 11 майга кадәр эш урыннары һәм хезмәт хаклары сакланып калган тәкъдирдә ял көннәре дип белдерелә. 12 майдан исә акрын-акрын үзизоляция режимыннан чыгарга тиеш дип белдерде Президент.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/678-may-knnre-yal-knnre-12-maydan-akrynlap-zizolyatsiya-rezhimynnan-chyga-bashlyybyz


Нет комментариев