erid:2VtzquqpS7d
Район башлыгы гимназиягә шахмат почмагы бүләк итте (видео)
Арча яңалыклары

Район башлыгы гимназиягә шахмат почмагы бүләк итте (видео)

12 февральдә Арча район башлыгы Илшат Нуриев Арча шәһәренең 5нче номерлы гимназиясенә шахмат почмагы бүләк итте.

Гимназия укучылары арасында шахмат уены бик популяр. Гимназия командасы ел саен үткәрелә торган “Арча хәбәрләре” газетасы кубогы өчен ярышларда җиңү яулап килә.
– Шахмат яраткан укучылар яхшы укыйлар да, – ди директор Фатих Хәкимуллин.
– Без депутатлар белән киңәштек тә, һәр депутат берәр мәктәпкә шахмат почмагы бүләк итәргә булдык, – диде Илшат Нуриев. – Барысы 30 район Советы депутаты, димәк, 30 мәктәп  шундый бүләк алачак.

 


https://youtu.be/QGfsBhuMt9A
Арча хәбәрләре

Нет комментариев