erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Резеда һәм аның командасы

Кыз әти-әнисе сүзен тыңлап кына укытучы һөнәрен үзләштерә. Ул вакытта әле гап-гади педагогтан бизнес-леди дәрәҗәсенә күтәрелү уе аның башына да килми

Арчадагы укыту үзәге җитәкчесе Резеда Раян кызы Исмәгыйлева белән очрашканнан соң бу ханымдагы энергия, оештыру сәләте, гаиләсенә ышаныч, туганнары белән татулык миндә соклану хисе уятты. Ул – зур көчкә ия, чөнки янына якыннарын туплаган, алардан бер команда җыйган һәм гаилә бизнесы булдырган.

– Гади хезмәткәрләр гаиләсендә туып-үстем мин. Гаиләдә өч бала – Рәмис, Рөстәм һәм мин. Ике ир туганым белән үскәнгәме, бик шук бала булдым, бернәрсәдән дә курыкмадым, гел малайлар белән уйнадым. Бервакыт әни энемне карасын, дип, аяк киемнәремне яшереп куйган. Ә мин зур галош киеп чыгып киткәнмен. Бу хакта әни әле дә көлеп сөйли, – дип искә ала балачагын Резеда Раяновна. – 9 сыйныфтан соң Казанга китәсем килде. Әти-әни җибәрергә курыкты. Педагогия училищесына керәсең, диделәр. Бер дә укытучы буласым килми иде. Әмма каршы килә алмадым. Чөнки әбием белән бабам педагоглар  һәм әтинең хыялы алар юлыннан җибәрү иде. Беренче курс авыр бирелде. Аннан 4, 5кә укый башладым. Шул ук вакытта югары уку йортында да белем алдым әле. 2нче курстан. Эксперименталь төркем оештырганнар иде. Училищега килеп укытып йөрделәр. Мин ул мөмкинлекне дә ычкындырмадым.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Училищены тәмамлаганнан соң яшь укытучыны Курса Разъездына укытырга җибәрәләр. Бу һөнәрне сайлавына беренче тапкыр шунда үкенми башлый ул. Авыл балалары, укытучының күзенә генә карап торалар. Шуларны күрәсе килеп көн саен мәктәпкә ашыга кыз. Әмма үзе сайларга теләгән һөнәре турында да исеннән чыгармый. Читтән торып югары уку йортында икътисадчы булырга укый башлый. Калганын язмыш үзе хәл итә. Юридик көллияттә методист та, банкта өлкән хисапчы да була. Әмма сукмак аны яңадан мәгариф өлкәсенә алып килә. Арчаның дүртенче мәктәбендә директор була, аннан гуманитар-техник техникум белән җитәкчелек итә, ахыр чиктә үзе укыту үзәге ача. Ярдәмгә хатыны Гүзәл белән Рәмис энесе һәм хатыны Гөлүзә белән Рөстәм энесе килә. Иң якын ярдәмчесе, киңәшчесе ире Илгизәр була. Ә педагогика өлкәсен сайлап, шушы юнәлештә уңышларга ирешүе белән ул әти-әнисенә бик рәхмәтле.

– Ирем Илгизәр белән педагогия училищесында танышып киттек. Бездән юл аркылы гына әбисендә яшәде ул. Үзе Нократ Аланыннан. Ул яшьтән үк эшмәкәр булам, дип үзенә максат куйды. Законнарны үзләштерү өчен юридик белем алды. Хәзер күп еллардан бирле үзенең кибетен уңышлы гына алып бара, – ди Резеда Исмәгыйлева. – 19 ел инде бергә гомер итәбез. Ике улыбыз бар. Ильяс төзелеш университетына укырга керде, Искәндәр мәктәптә укый. Минем командам – иң якын кешеләрем. Гаилә династиясе бизнесы дип атарга да хокукым бар. Керемне бөтенебез тигезләп бүләбез,  авырлыкларны бергә җиңәбез. Төрле вакыт булды. Күтәрелдек тә, түбәнгә дә тәгәрәдек. Каршылыклар да күп очрады. Әмма хаталарда өйрәнәсең. Тәҗрибә тупладык. Кешеләрне аңларга өйрәндек. Бергә булуыбыз безгә көч һәм дәрт өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X