erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Россия Федерациясе прокуратурасы көне билгеләп үтелә

Закон сагында

Һәр елны 12 гыйнварда Россия Федерациясе прокуратурасы көне билгеләп үтелә.

 1722 елның нәкъ менә шушы көнендә патша Петр 1 указы белән Россия прокуратурасы төзелә: “Сенат каршында Генерал-прокурор һәм обер-прокурор, шулай ук теләсә кайсы  коллегиядә прокурор булырга, алар Генерал-прокурорга рапорт бирергә тиеш”, – диелә анда. Петр 1 прокуратура төзеп, “эшләрдәге тәртипсезлекләрдән, гадел булмаган хөкемнән, ришвәтчелектән һәм законсызлыктан килеп чыга торган явызлыкны юк итәргә яки киметергә” омтыла.

Менә 299 ел инде прокуратура кеше һәм гражданин хокукларын һәм иреген, шулай ук җәмгыять һәм дәүләтнең закон белән саклана торган мәнфәгатьләрен хокукый яклау механизмында төп урынны били.

Россия Федерациясе прокуратурасы – Россия Федерациясе Конституциясен һәм ил территориясендә гамәлдә булган законнарның үтәлешен Россия  Федерациясе исеменнән тормышка ашыра торган бердәм федераль үзәкләштерелгән органнар системасы. Бүген прокуратура куәтле хокук саклау мөмкинлекләренә ия. Нәкъ менә шуңа күрә хокуклары һәм мәнфәгатьләре бозылган гражданнар ярдәм сорап прокуратурага мөрәҗәгать итә.

2020 елда Арча районы прокуратурасына гражданнардан хокуклары һәм ирекләре бозылу турында 334тән артык мөрәҗәгать керде, 327 граждан кабул итүдә булды. Гражданнарның гаризаларын карау нәтиҗәләре буенча 62 тәртип бозу ачыкланды, 113 прокурор реакциясе чарасы күрелде.

Федераль законнарның үтәлешенә күзәтчелек өлкәсендә 636 закон бозу ачыкланды, аларны бетерү өчен 130 протест ясалды, 255 тәкъдим кертелде, 257 дәүләт хезмәтендәге кеше дисциплинар, 24 кеше административ җаваплылыкка  тартылды, тикшерү нәтиҗәләре буенча 3 җинаять эше кузгатылды, законны бозарга ярамавы турында 33 кисәтү белдерелде.  Судларда каралган 174 җинаять һәм 90 гражданлык эшләрендә катнашу тәэмин ителде.

Массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара аңлашып эшләү прокуратураның аеруча мөһим эш юнәлеше булып тора. Узган елда массакүләм мәгълүмат чараларында һәм Интернет-ресурсларда район прокуратурасы эшчәнлеге турында 357 мәкалә басылды, прокуратура хезмәткәрләре халык алдында 122 хокукый  аңлату чаралары уздырдылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Без “Арча хәбәрләре” газетасы коллективын 13 гыйнварда билгеләп үтелә торган Россия Матбугаты көне белән котлыйбыз! Киләчәктә дә шулай бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп эшләрбез дип ышанабыз. Яңа елда сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез.

Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан прокуратура ветераннарына закончалыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга керткән өлешләре өчен аерым рәхмәт әйтәбез. Сезгә, якыннарыгызга сабырлык, көч-куәт, күңел тынычлыгы һәм күтәренке рух телибез!

Арча районы прокуратурасы

Бәйрәмегез белән!

Арча районы прокуратурасының барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Сезгә авыр һәм җаваплы хезмәтегездә уңышлар, нык сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек телибез. Яңа елда сезнең белән хезмәттәшлек тагын да ныгыр дип ышанабыз.

“Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X