erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Россия кешесе 20 ел полякларда коллыкта булган

Россия гражданы Николай Ерофеев 20 ел Польшада бер фермерда коллыкта яшәргә мәҗбүр булган.

Ул бу илгә 1989 елда килә. Болеславец шәһәре янындагы хәрби частьларның берсенә эшкә урнаша. 90нчы елларда безнең гаскәрләрне Польшадан чыгара башлагач, Николай чит илдә калырга карар итә.

Коллыкка эләгүен сизми дә кала Ерофеев. Ул эшкә ялланырга бер фермер хуҗалыгына бара. Ә фермер беренче көнне үк аның документларын тартып ала, үзен хуҗалыкта бикләп асрый, биләмәсеннән чыгармый.

"Документларым булмагач, мин беркая да чыгып китә алмадым. Фермер мине хәтта кыйный, күгәреп беткән азык кына бирә иде", - дип сөйләгән Ерофеев.

Ике дистә ел узгач, бердәнбер көнне ул явыз фермердан качып китә. Бахырны бер яшь гаилә сыендыра, Николайга адвокат яллый, хәтта эш табарга ярдәм итә.

20 ел коллыкта яшәгән ир Польшаны калдырып туган иленә кайтырга җыенмый. "Биредә мин күптән күнектем, телне яхшы беләм", - ди ул. Аның адвокаты исә, Николай Польша гражданы статусын алырга мөмкин, дип исәпли.

Фото: photographers.ua

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Rusiya-keshese-20-el-polyaklarda-kollikta-bulgan-469374/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X