erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов: Covid-19 очракларының аз булуы - тынычлану өчен сәбәп түгел

Татарстанлыларга элеккечә үк барлык саклык чараларын үтәргә кирәк. Бу хакта республика җитәкчесе ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә әйтте.

Татарстан Президенты Россиядә коронавирус белән зарарланган кешеләр саны арта баруын искәртте.

«Үсеш темплары бездә әлегә 0,3 процент. Бу безгә тынычлану өчен сәбәп түгел. Бүген булган проблемалардан тыш, бездә грипп белән авыручылар саны артуы да көтелә. Хәзер вакциналарның икенче траншын көтәбез, бу эшне дәвам итәргә кирәк», — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән өчен вазифаи затларга катгый җәза бирергә өндәде. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Роспотребнадзор тарафыннан күрсәтелгән чаралар да йомшартылырга тиеш түгел дип саныйбыз. Битлек кию, кулларны дезинфекцияләү, гриппка каршы вакцинация ясау, аңлату эшләре алып бару мөһим», — диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татар -информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X