erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов: "Вәзгыять киеренке, ләкин тотрыклы"

Татарстанда коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять киеренке, ләкин тотрыклы кала бирә. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Президент, аңлату эшләре алып бару өчен, "кайнар элемтә" оештырырга кирәк дип саный.

Хәбәр иткзнебезчә, кичә Татарстанда тагын 69 кешенең коронавирус инфекциясен йоктыруы билгеле булды. Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле республикада инде 9625 кешенең яңа вирус белән авыруы теркәлгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада хокук саклаучылар һәм Роспотребнадзор вәкилләре тарафыннан зур эш алып барыла. Президент шулай ук эпидемия шартларында ярдәм эшләре алып баручы волонтерларга да рәхмәтен җиткерде. "Сәламәтлек саклау системасы максималь нагрузка белән эшли. Вазгыять киеренке, ләкин тотрыклы. Авыруларны кабул итү өчен урыннар саны, хастаханәләр эшчәнлеге, дарулар, кислород булу-булмавы - бар да оператив рәвештә хәл ителә", дип белдерде Президент.

Рөстәм Миңнеханов республиканың цифрлаштыру министрлыгына коронавирус белән бәйле мәсьәләләрне тизрәк хәл итү өчен "кайнар линия" булдырырга боерды. Министр Айрат Хәйруллин әйткәнчә, әлеге мәсьәлә буенча инде эш бара, "кайнар линия" киләсе атнада ук эшли башлаячак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/rstm-minekhanov-vazgyyat-kierenke-lkin-totrykly

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/rstm-minekhanov-vazgyyat-kierenke-lkin-totrykly

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X